Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сикстин морҗасыннан кара төтен чыкты: Рим папасы әле сайланмаган


Ватикандагы Сикстин капелласына бикләнгән 115 кардинал Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесен сайлый. Беренче тур тавыш бирүдә яңа папа сайлана алмады.

Ватиканда Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесен сайлау канклавының беренче көне уңышсыз тәмамланды. Беренче тур тавыш бирүдән соң канклав үтә торган Сикстин капелласы морҗасыннан кара төтен чыкты. Бу – тыштагыларга "папа әле сайланмады" дигәнне аңлатучы махсус ишарә.

Канклав кагыйдәләре нигезендә беренче көнендә бары бер генә тавыш бирү үткәрелә. Яңа папа беренче көндә сайланмаса, башка көннәрдә иртән ике һәм кич ике тур тавыш бирү үткәрелә.

Сайлау бик яшерен шартларда уза. Тавыш бирүдә катнашучы 115 кардиналның берсе дә тышкы дөнья белән телефон яки интернет аша бәйләнешкә керә алмасын өчен Ватиканның иминлек хезмәте сигналларны томалый торган махсус җиһазлар урнаштырган.

"РИА Новости" графикасыннан тәрҗемә ителде
"РИА Новости" графикасыннан тәрҗемә ителде
Сикстин капелласына бикләнгән кардиналлар аннан бары төнгелеккә генә чыгарыла. Алар якындагы Изге Марфа йортына (Ватикан кунакханәсе) барып йоклый. Сайлау намзәтләрнең берсе 115 тавышның кимендә 77-сен җыйганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Кардиналлар – Рим католик чиркәвендә пападан кала иң югары дин әһелләре. Тавыш бирүдә катнашучы кардиналларның уртача яше – 72. Аларның күпчелеге Европадан – 60 кардинал. 19 кардинал Латин Америкасыннан, 14 кардинал Төньяк Америкадан, 11-е Африкадан, 10-ы Азиядән һәм берсе Австралиядән килгән.

Аерым илләргә бүлеп караганда, Италия кардиналлары иң күбе – 28, Кушма Штатлардан 11, Германиядән 6, Испания һәм Бразилиядән бишәр.

Кардиналларның күпчелеге (67) бу дәрәҗәгә Бенедикт XVI чорында, калган 48-е Иоанн Павел II чорында күтәрелгән.

Конклавта иң күп тавыш бирүчеләр Европадан, шулар арасында 28-е Италиядән булуын исәпкә алганда, чиркәү җитәкчелегенә Италия вәкиленең сайлану мөмкинлеге дә зуррак.

Италиядән иң көчле намзәтләрнең берсе дип Милан архиепискобы, 71 яшьлек Анджело Скола санала. Скола дөньядагы иң зур епархияләрнең берсен җитәкли һәм католиклар дөньясында аның абруе шактый югары.

85 яшьлек Бенедикт "Чиркәү хакына" дип февраль ахырында вазифасыннан китте. Бенедиктка кадәр соңгы 600 елда Рим папаларының исән чакта вазифадан киткәне булмаган.

XS
SM
MD
LG