Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Путин Эльвира Нәбиуллинаны Үзәк банк җитәкчелегенә куймакчы


Эльвира Нәбиуллина һәм Владимир Путин

Эльвира Нәбиуллина һәм Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин элекке икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллинаны Үзәк банк рәисе вазифасына тәкъдим итмәкче.

2012 елда хөкүмәттән киткәннән бирле президентның икътисади киңәшчесе булып эшләүче Нәбиуллинаны илнең төп банкы җитәкчелегенә куярга теләвен Путин сишәмбе кичендә Ново-Огаревода игълан итте.

"Мин Эльвира Нәбиуллинаны намзәт итеп күрсәтергә телим. Бу Русия Үзәк банкының банк кына булмавы, һәрхәлдә кәсепчелек банкы булмавы белән бәйле. Ул финанс системын көйләп торучы, ул дәүләтнең макроэкономик сәясәте институты. Эльвира Нәбиуллина икътисади үсеш министрлыгын да җитәкләде, хәзер президент идарәсендә шул ук икътисад бүлеген җитәкли", диде Путин.

Үзәк банкның хәзерге рәисе Сергей Игнатьевка Нәбиуллинаның киңәшчесе буларак банкта калу тәкъдим ителде. Ново-Огареводагы очрашуда Игнатьевны киңәшче итеп алырга теләвен Нәибуллина үзе белдерде.

Русия банкы кануны нигезендә Үзәк банк рәисен Дәүләт Думасы расларга тиеш. Думаның Путинга кирәкле кануннарны шома гына раслап утыруына караганда, Нәбиуллинаны яңа вазифага билгеләүдә дә кыенлыклар чыкмас дип көтәргә кирәк. Шулай да Думадагы "Гадел Русия" фракциясенең рәис урынбасары Михаил Емельянов үз фракциясенең Нәбиуллинага каршы тавыш бирәчәген белдерде. "Мөнәсәбәт бик начар. Нәбиуллина Игнатьев һәм Улюкаев (Үзәк банк рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаев) юлын дәвам итү генә түгел, аны тагын да начарайтачак", диде Емельянов. Аның сүзләренчә, хәзер ике төп проблема – акча алып торуның кыйбатка төшүе һәм рубльнең бәясе ясалма рәвештә югары тотылуы. "Бу безнең икътисадка начар тәэсир итәчәк... ДСОга кергәннән соң бу безнең икътисадны үтерә", ди Емельянов.

Думада күпчелекне тәшкил итүче Бердәм Русия фракциясе Нәбиуллинаны хуплап тавыш бирәчәкләрен белдерде, ЛДПР фракциясе әлегә карар итмәгән.

Нәбиуллинаның Үзәк банк җитәкчелегенә төп намзәт булуы турында финанс министрлыгындагы югары чыганакларга таянучы хәбәрләр дүшәмбе көнне үк таралган иде.

Финанс аналитикларының күпчелеге Нәбиуллина чорында банк консерватив юлдан барачак, дип исәпли.

Думаның Финанс базары комитеты рәис урынбасары Анатолий Аксаков Нәбиуллина чорында Үзәк банктан икътисади үсешкә ярдәм итү чаралары көтүен белдерде. Аксаков "Үзәк банкның традицион сәясәте үзгәрмәячәк", дип Нәбиуллинадан башка үзгәрешләр көтмәвен әйтте.

Федерация шурасының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе Евгений Бушмин да Нәбиуллина Үзәк банкның консервативлыгын арттырыр гына дип исәпләвен белдерде.

Эльвира Нәбиуллина 2007-2012 елларда Русиянең икътисади үсеш министры булып торды. Нәбиуллина белән бергә хөкүмәттә эшләгән элекке финанс министры Алексей Кудрин аны Үзәк банк җитәкчелегенә куюны хуплап үзенең интернеттагы микроблогында "Яхшы намзәт. Аңа уңыш телим", дип язды.

Дүрт ел элек Үзәк банк җитәкчелегенә куелган Сергей Игнатьев 24 июньдә банк җитәкчелегеннән китәргә тиеш. Канун нигезендә бер кеше бу банкны дүрт елдан артык җитәкли алмый. Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Игнатьевның вәкаләтләрен озайту өчен генә канунны үзгәртергә җыенмыйбыз, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG