Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:17

Элекке "Дальний" полиция хезмәткәрен сак астында тоту вакыты озайтыла


Татарстан Югары мәхкәмәсе Казандагы элекке “Дальний” полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү төркеме башлыгы Айнур Рәхмәтуллинны сак астында тоту вакытын 17 июньгә кадәр озайтты. Рәхмәтуллин тоткарланганнарга карата көч куллануда гаепләнә.

Аны сак астында тоту вакытын озайтуны сорап тикшерүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. Бу гаепләнүчегә җинаять эшендәге аудио һәм видеоязмалар белән танышырга вакыт бирү кирәклеге белән аңлатыла.

XS
SM
MD
LG