Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:30

"Дальний"ның 7 элекке хезмәткәрен сак астында тоту вакыты озайтылды


Татарстан Югары мәхкәмәсе Казандагы элекке “Дальний” полиция бүлегенең тоткарланганнарга карата көч куллануда шикләнелеп кулга алынган җиде элекке хезмәткәрен сак астында тоту вакытын озайтырга дип карар итте.

Мәхкәмә Денис Васильевны бу елның 11 июленә кадәр, Фаил Сабирҗановны, Алмаз Василовны, Илнар Ибатуллинны, Рамил Әхмәтҗановны 11 июньгә, Айнур Рәхмәтуллинны 17 июньгә, Әмир Шәһәфуллинны 18 июньгә кадәр сак астында калдыра.

Аларны сак астында тоту вакытын озайтуны сорап тикшерүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. Бу гаепләнүчеләргә җинаять эше белән танышырга вакыт бирү кирәклеге белән аңлатыла.

Узган елның сентябрендә шул ук полиция бүлегенең ике элекке хезмәткәре Илшат Гарифуллин белән Рамил Нигъмәтҗанов Сергей Назаровның үлеменә бәйле эштә вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнеп ике ярым ел колониягә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG