Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

14 мартта Татарстан мөфтие булырга теләүчеләрдән гариза кабул итү тәмамланды. 16 мартта Диния нәзарәтенең чираттан тыш пленумында намзәтләр расланыр дип көтелә. Яңа мөфти киләсе айда үтәчәк корылтайда сайлана. Хәзер мөфти вазифаларын башкаручы “Тынычлык” мәчете имамы Камил Сәмигуллин бу урынга төп дәгъвачы санала.

14 мартта мөфти булырга теләүчеләрдән гариза кабул итү тәмамланды. Татарстанның Диния нәзарәте низамнамәсенең 7.2 маддәсенә күрә мөфтилеккә намзәт дини һәм дөньяви белемле булырга тиеш. Шулай ук бернинди сәяси фиркәләрдә тормаган, хөкемгә тартылмаган һәм начар гамәлләр кылмаган булуы шарт. Моннан тыш дини җитәкче урынында ким дигәндә 5 ел эшләве таләп ителә. Шулай ук мөфти булырга теләүче намзәтнең гадел һәм намуслы булуы зарур диелә документта.

16 мартта Диния нәзарәте чираттан тыш пленумын уздыра. Анда мөфтилеккә намзәтләр расланыр дип көтелә.

Вакытлыча мөфти вазифаларын башкаручы “Тынычлык” мәчете имамы Камил Сәмигуллин 22 марта 28 яшен тутырачак. Ул бу вазифада корылтайга кадәр эшләп торыр дип ниятләнелә. Камил хәзрәт үзен мөфтилеккә намзәт буларак куярга тора.

Гадәттә, вакытлыча мөфти вазифаларын башкаручы нәтиҗәдә барыбер раслана. 2011 елда Илдус Фәиз белән дә шулай булды. Мөселман җәмәгатьчелеге Сәмигуллинга нинди мөнәсәбәттә? Хәзрәтнең яше, белеме, дини карашлары мөфти арканын тартырга комачау итмәсме? Бу сорау белән белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Фәрит Салман, 1997-2001 елларда Үзәк Диния нәзарәтенең Татарстан мөфтие:

Фәрит Салман

Фәрит Салман

“Әлбәттә, җөмһүрият башлыгы авызыннан бу бәндәнең исеме чыкты икән, димәк, ул лаеклы дигән сүз. Әмма бу әйбернең икенче ягы да бар: мөфтине билгеләп түгел, ә сайлап кую кирәк. Шуңа күрә шушы көннәрдә үземнең намзәтне дә мөфтилеккә куярга торам. Бу мөфти булырга телим дигән сүз түгел, ә сайлау булырга тиеш.

Интернеттагы дин әһелләренең абруен төшерүче хәбәрләр бөтен ислам диненә тап төшерә дип уйлыйм. Әйтик, мөфти кеше яшенә кагылышлы, гарәп телен белергә тиеш дигән сүзләр белән килешеп бетмим. Гарәп телен белү турында әйтәсе дә юк инде, мөфти кеше гарәп телен белергә тиеш. Ә менә яшь мәсьәләсенә килгәндә, заманында үзем дә Татарстанда Таҗетдин тарафыннан 27 яшьтә мөфти итеп билгеләнгән идем. Гомумән, яшь шарт түгел, ә гыйлем, белем һәм тирә-юнь мохит белән эшли алу сәләте кирәк. Әлегә Камил хәзрәт мөфти була дигән сүз түгел, һәр имам үз намзәтен куя ала”.

Харун Сидоров, урыс мөселманнары оешмасы җитәкчесе (НОРМ - Национальная организация русских мусульман):

Харун Сидоров

Харун Сидоров

“Камил Сәмигуллин мөселманнарга күбрәк Әбу Әхмәт Казани кебек таныш. Бүгенге имамнар фонында Сәмигуллиннан да лаеграк кеше булмастыр, ләкин Русиядә мөфти вазифасы бераз башка мәгънәгә ия. Биредә лидерлык сыйфатлары булуы мәслихәт. Шуңа күрә бу очракта мөфти вазифасын тарта алырлык күбрәк тәҗрибә һәм абруй кирәк булачак. Яңа мөфтинең “Исмаил-Ага” хәрәкәтенә катнашы булганын өстәгеләр белә дип уйлыйм. Әгәр Камил хәзрәт фәтвә бирүне өммәт җитәкләүдән аера алса, Татарстан мөселманнары яңа лидерга ия булачаклар. Әгәр шәхси кызыксынулардан чыгып эш итсә, аңа тиз арада җәмәгатьчелек каршы киләчәк һәм хөкүмәт кешеләре кулындагы курчака әверелү озак көттермәс”.

Габдулла Галиуллин, Казанның “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы, Татарстанның беренче мөфтие:

Габдулла Галиуллин

Габдулла Галиуллин

“Сүз барган 5-6 намзәт арасында Камил хәзрәтне иң лаеклы дип таптык. Аның турында үзара имамнар белән сөйләштек һәм киңәшләштек. Киләчәкне тормыш күрсәтер. Әйткәнемчә, Илдар Баязитов, Рөстәм Батров, Рафик Мөхәммәтшин, Әлбир Крганов, Таһир Саматов намзәтләре каралган иде. Әмма Камил хәзрәт лаеклырак дип уйлыйм. Мин аның белән якыннан таныш. Белеме бар, дәрте бар, ә тәҗрибәсе вакыт белән килер. Билгеле, Татарстан өммәтендә вазгыять бераз авыррак. Әгәр яңа мөфти сабырлык белән киләчәкне уйлап эш алып барса, иншаллаһ, булдыра алыр дип уйлыйбыз. Хәзер өммәткә бүлешү, тарткалашудан читләшеп, “син ваһһабчы”, “син сәләфи” дигән сүзләрне читкә куеп, берләштерү юлларын эзләргә кирәк”

Руслан Айсин, сәясәт һәм дин белгече:

“Миңа калса, яңа мөфтинең шәхесе җәмәгатьчелеккә таныш түгел. Шуңа күрә хөкүмәтнең анда тукталуы бик күп сораулар тудыра. Камил хәзрәтнең абруе да, тәҗрибәсе аз, чөнки мөфти вазифасы бик катлаулы һәм мөһим.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

Хәзерге вакытта өммәт таркау, соңгы мөфти вакытында күп җәнҗал булды. Гомумән, мөфтиятнең абруе түбән төште. Аны мөселманнар да, татар зыялылары да инкарь итә. Шуңа күрә вазгыятьне эчтән белүче, берничә клан арасында эшли алырлык бер көчле шәхес кирәк иде. Миңа калса, Камил Сәмигуллин эшли алмаячак, чөнки аны безнең “акулалар” ашап бетерерләр. Яисә аңа кушканча эш алып барачак. Мәсәлән, киңәшчеләре - шул ук Хәмидуллиннар, Сөләймановлар калса, шул ук сәясәт дәвам итәчәк. Әллә ни кардиналь үзгәрешләр көтелми. Сәмигуллинның бертавыштан сайланачагына шик юк, бәлки беркетмә өчен 2-3 кеше каршы булыр. Шундый кеше мөфти итеп сайлау кую мөфтиятнең кризиста булуын күрсәтә, чөнки 7 миллионлык татар арасында бер лаеклы кешене таба алмау татарга күләгә сала торган әйбер. Шуңа күрә Сәмигуллин Мәскәү белән Казан арасында килешенгән бер намзәт дип саныйм”.

Белешмә. Камил Сәмигуллин 1985 елда Мари Иленең Красногорский касабасында туган. Волжский шәһәрендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач 2000 елда Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала башлаган. 2003 елда Дагыстандагы Төньяк Кавказ ислам университетына кергән, аннан укырга Төркиягә күчкән. 2007 елга кадәр Истанбулның “Исмаил ага” мәчете каршындагы кадимчеләр мәдрәсәсендә суфый шәех Мәхмүд әл-Уфида укыган. Соңгы вакытта Русия ислам университетының шәригать фәннәре факультетында белем алган. Соңгы ике елда Татарстан мөфтиятенең нәшриятында җитәкчелек итә. Татар телен үзлегеннән өйрәнгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG