Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла Уго Чавес җәсәден бальзамлаудан баш тартырга мөмкин


Уго Чавесны озатырга килүчеләр
Уго Чавесны озатырга килүчеләр
Венесуэла хакимиятләре мәрхүм президент Уго Чавесның җәсәден бальзамлап саклау карарын гамәлгә ашыру мөмкин булмаска охшый, дип белдерә.

Чираттан тыш президент сайлауга кадәр илне вакытлыча җитәкләүче Николас Мадуро әйтүенчә, Русия һәм Германия белгечләре бу эшне иртәрәк башларга кирәк иде, дигән. “Бу ниятләгәнне гамәлгә ашыра алмабыз, ахыры”, диде Мадуро.

59 яшьлек Уго Чавес озак авырудан соң узган атнада вафат булды. Аның башкала Каракастагы хәрби академиягә куелган җәсәден карарга миллионнарча кеше килде.

Соңрак аны бальзамлап хәрби-тарихи музейда пыяла япма эченә куярга җыенган иделәр.
XS
SM
MD
LG