Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә җырга сәләтле балаларны барлыйлар


 “Язгы тамчы” бәйгесе
“Язгы тамчы” бәйгесе

Яз айларында талантлы балаларны барлау гадәткә керде. “Язгы тамчы”, “Йолдызлар яңгыры” бәйгеләрендә җырга һәвәс малайлар-кызлар, төрле уен коралларында уйнаучылар, нәфис сүз осталары, биючеләр көч сынаша.

Быел “Йолдызлар яңгыры” фестивален оештыручылар – Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, яшьләр оешмасы һәм милли-мәдәни автономия фестивальне башта зоналарга бүлеп уздырырга һәм балаларны җирле гореф-гадәтләр белән дә таныштырырга кирәк дигән карарга килгән.

“Язгы тамчы”, “Йолдызлар яңгыры” конкурсында йөзләгән бала талантын күрсәтә, ача ала. Шушы бәйгеләрне ике дистә ел элек Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оештырга башлаган иде. Башта әлеге бәйгедә бары тик төрле уен коралларында уйнаучы балалар гына татар композиторлары әсәрләрен, халкыбыз көйләрен өйрәнеп килеп, осталыгын күрсәтте.

Мәсгут Гаратуев
Мәсгут Гаратуев
Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгут Гаратуев сүзләренчә, Удмуртия башкаласы Ижауда ике дистәгә якын музыка мәктәпләре исәпләнә. Аларда татар һәм катнаш гаиләләрдән бик күп балалар музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә, җырлый. Аларның берсендә татар музыка мәктәбен ачу турында сорап, түрәләргә мөрәҗагатен кире какканнар. Шуңа да ТИҮ әгъзалары татар балаларына татар композиторлары әсәрләрен өйрәтеп, алар арасында бәйге оештырырга кирәк дигән карарга килә. Инде ике дистә ел дәвамында малайлар-кызлар арасында бәйге оештырыла. Шушы конкурста хәтта башка милләт вәкилләре дә татар әсәрләрен өйрәнеп килеп, бәйгеләрдә катнашты.

Гайсә Талипов
Гайсә Талипов
“Төрле уен коралларында уйнау серләренә төшенүче балалар арасында аеруча талантлыларны билгеләп үтәргә мөмкин. Гүзәл Мостафина, Фирдәүс Ханнанов, Ләйсәния Талипова һәм башкалар. Шушы балаларның күбесе инде хәзер үзләре музыка серләренә малай-кызларны төшендерә, республикада танылган коллективларда эшли”, диде әлеге бәйгеләрне оештыручы, күп еллар жюри рәисе вазифасын башкарган, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Гайсә Талипов.

Соңрак шушындый бәйгеләрдә җырларга яратучылар, нәфис сүз осталары да, биючеләр дә көч сынаша башлады.

“Быел “Йолдызлар яңгыры” конкурс-фестиваленең шартлары буенча ул берничә төбәктә уздырыла. 17 мартта аның беренчесе Алнаш төбәгендә узачак. 23сендә балалар Глазов төбәгендә һәм 30 мартта Ижауда җыелачак. Фестивальнең йомгаклау туры Балезино районы Кистем авылында 27 апрельдә үтәчәк”, диде “Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова

Оештыручыларның максаты – балаларга һөнәрләрен, осталыгын күрсәтү белән беррәттән милли гореф-гадәтләребез белән дә таныштыру. Кистем авылында балалар Карга боткасы бәйрәмендә катнашачак. Бу авылның тарихы, үзенчәлекле сөйләм алымнары белән танышыр, ә инде соңрак гала-концертта очрашачаклар. Димәк, бу фестивальләргә яңа юнәлеш һәм сулыш бирелә.
XS
SM
MD
LG