Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:39

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең февраль аенда узган егерме бишенче пленумында мәгариф системасында эшләрне үзгәртергә кирәклеге хакында күп сөйләшенде. Пленумда әлеге мәсьәләләрне хәл итү нияте белән татар мөгаллимнәре ассоциациясен булдыру турында тәкъдим кертелде. Кабул ителгән карарларда да алар чагылыш тапты.

Ижауда үткән пленумда ТИҮ мактаулы президенты Мәсгут Гаратуев татар балаларының бары тик ике проценты гына туган телне укый дип саннар китерде. Татар телен укытуда Воткински, Сарапул, Глазов шәһәрләрендә дә проблемнар бар.

Воткински мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Ашрапов татар гаиләләрендә очрашуларын җиткерде. Ата-аналар белән сөйләшүдә, алар улларын-кызларын татар сыйныфларына бирергә каршы килүләрен сөйләде. Алар моны нәрсә белән дәлилли – татар сыйныфыннан соң бала кая барып укый ала, Казанда укыр дип ышандыралар, әмма анда алмыйлар. Шуңа да ата-аналар баласын инглиз телен укыган, математиканы тирәнтен өйрәнгән сыйныфка бирә диде.

Шуңа да Мөхәммәтнур хәзрәт татар сыйныфларына балалар туплауны башкачарак алып барырга, кызыксындыру уятырга кирәклегенә басым ясады.

Юкамен районы Починки авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрьям Арсланова ата-аналар балаларының татар телен укуларына каршы килмәвен әйтте. “Әмма атнасына ике-өч дәрестә генә татар телен укып, бала ана телендә камил белем ала алмый, барысы да ата-аналардан тора. Алар өйдә туган телендә аралаша икән, бала да ана телен белеп үсә”, диде ул.

Мәрьям Арсланова

Мәрьям Арсланова

Мәрьям Арсланова туган тел дәресләрендә укучыларын ана теле белән кызыксындыру өчен яңа һәм традицион булмаган алымнар кулланып эш итүен җиткерде. Шулай ук уеннар күп куллана икән.

Глазов шәһәрендә туксанынчы елларда балалар бакчасында татар төркемнәре, мәктәптә татар сыйныфлары уңышлы эшләп килде. Әмма 2000нче елларда алар юкка чыкты. Бу юнәлештә эшне соңгы елларда җанландырып җибәрделәр. Спонсор табып, бакчада эшләүче тәрбиячеләргә хәтта, хезмәт хакына өстәмә түләү мөмкинлеген дә тапканнар. Бу балалар, бәлки, киләчәктә мәктәпнең татар сыйныфына язылыр дип өметләнәләр.

Гөлфия Җиһаншина

Гөлфия Җиһаншина

“Глазовта биш мең татар яши. Әмма милли оешмаларга алар йөрми. Шуңа да балаларны татар төркеменә, татар сыйныфына туплау кыен. Башка тармакларда да милли эштә алга китеш бар. Шәһәрдә мәчет юк иде. Үткән елда төзелеш башланды. Кыш айларында тукталып торды эшләр. Җылыта башлагач, анда да эшләр дәвам итәр. Якшәмбе мәктәбе эшли. Татар тарихы клубына җыелабыз. Аны Диана Касимова алып бара, бик ошый дәресләр. Март аенда татар мәдәнияте айлыгы бара. Март азагында аны зур бер кичә оештырып тәмамларга ниятлибез”, диде Гөлфия Җиһаншина.

Пленумда татар телен укыту мәсьәләләрен хәл итү нияте белән татар мөгаллимнәре ассоциациясен булдыру турында тәкъдим булды. Ул кабул ителгән карарларда да алар чагылыш тапты.

Әлеге тәкъдим белән Ижау шәһәренең педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Хәкимова чыкты. Аның ни сәбәпле кирәклеген ул болай аңлатты.

Вәсилә Хәкимова

Вәсилә Хәкимова

“Телевизион тапшыруда Төмән өлкәсендәге хәлләр турында карадым. Удмурт университетында да фин-угыр укытучыларының ассоциациясе уңышлы гына эшли. Күптән түгел конференция узды. Анда катнаштым. Ел саен фәнни журнал нәшер итәләр. Татар мөгаллимнәре республиканың югары уку йортларында, урта белем бирү техникумнарында, көллиятләрдә эшли. Аларны туплап,эшне фәнни дәрәҗәдә алып барырга кирәк", дигән фикердә Вәсилә Хәкимова.

“Шулай ук мәктәп укытучыларына да категорияләрен яклау өчен фәнни эшләр таләп ителә. Аларга да үсәр өчен ярдәм итәргә кирәк, бу адым татар теленә кызыксындыру уяту өчен дә бер адым булыр иде,” диде Вәсилә ханым.

Димәк, барлык уку йортларыннан татар мөгаллимнәрен тупларга, алар белән киңәшләшеп, укытуны фән нигезендә алып барырга кирәк дигән максат куела татар мөгаллимнәре ассоциациясе алдында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG