Accessibility links

Татарстанда террорчылыкта гаепләнүче ике кеше эше мәхкәмәгә тапшырылды


Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге республикада террор һөҗүме әзерләнүдә гаепләнүче ике кешегә карата тикшерү эшен тәмамлап мәхкәмәгә тапшырды.

45 яшьлек Альфред Әхмәдуллин белән 38 яшьлек Азат Вәлишин экстремистик дини оешма эшчәнлегендә катнашуда, шул исәптән төркем буларак алдан килешеп террор һөҗүме әзерләүдә, сәяси, идеологик һәм дини нәфрәт белән алдан килешеп ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә җыенуда гаепләнә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Әхмәдуллин 2006-2007 елларда Пакстанның Вәзирстан виләятендә хәрби һәм дини белем алып кайткананн соң Чистайда Вәлишин белән экстремистик төркем оештырган һәм Чистай эчке эшләр идарәсе бинасын шартлатырга, идарә хезмәткәрләрен үтетергә җыенган.

Гаепләнүчеләр үзләренә белдерелгән гаепләрне танудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG