Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Үзәк Азия ватандашларыннан халыкара паспорт таләп итмәкче


Русия тышкы эшләр министрлыгының махсус вәкиле Әнвәр Азимов Русиянең 2015 елдан башлап Үзәк Азия илләре ватандашлары өчен виза тәртибен гамәлгә кертү ниятләре турында кичәге белдерүен бүген үзгәртте.

Бу турыда кичә Дождь телевидениесенә сөйләгән Азимов бүген Азатлык радиосына аңлатма биреп, сүз виза тәртибе кертү турында түгел, ә 2015 елдан Үзәк Азия ватандашларыннан Русиягә кергәндә халыкара паспорт таләп итү турында бара, диде. Әлегә бу илләр ватандашлары Русиягә эчке паспорт белән дә керә ала.

Азимов әйтүенчә, Таможня берлеге һәм Уртак икътисадый зона оешмаларына кергән илләрнең ватандашлары элеккечә Русиягә эчке паспорт белән дә килә алачак. Бу оешмаларга Русия, Беларус һәм Казакъстан керә.
XS
SM
MD
LG