Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим католикларының яңа папасы Римдагы төп чиркәүдә гыйбадәт кылды


Рим католик чиркәвенең яңа папасы итеп сайланган Франциск Римның төп чиркәүләреннән саналган Санта Мария Маджоре җәмигына барып гыйбадәт кылды.

Францискның вазифага керешүе киләсе атнаның сишәмбесенә билгеләнде.

Чыгышы белән италияле 76 яшьлек Аргентина кардиналы Хорхе Марио Бергольо чәршәмбе кичендә Ватикандагы канклавта яңа пантифик итеп сайланганнан соң аның Франциск исеме алганлыгы игълан ителде.

Чиркәү тарихында Латин Америкасы вәкиле бер мәртәбә дә папа булмаган. Өстәвенә яңа папа үзләрен рәсми рәвештә "Гайсә җәмгыяте" дип атаучы иезуитлар ордены вәкиле. Бу төркем вәкилләре дә моңарчы папа дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган.

Рим католик чиркәвен моңарчы җитәкләгән Бенедикт февраль аенда шактый өлкән яшьтә булу сәбәпле вазифаларын тиешенчә башкарырга хәле җитмү белән аңлатып урыныннан китүен игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG