Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие булу өчен өч кеше гариза тапшырган


Казанда Татарстан мөселманнарының диния идарәсенең яңа җитәкчесе – мөфти фазифасына намзәтләр кабул итү тәмамланды. Барлыгы өч кеше намзәт булырга гаризалар тапшырган. Алар – Полициянең Хәтер мәчете имамы 86 яшьлек Харис хәзрәт Салихҗанов, 1997-2001 елларда Үзәк Диния идарәсендә Татарстан мөфтие булып торган Фәрит хәзрәт Салман һәм Тынычлык мәчете имамы, тиздән 28 яше тулачак Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Күпләр киләчәк мөфти хакимият яклавына ия Камил Сәмигуллин булыр дип фаразлый. Узган атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Сәмигуллинны яхшы яктан гына бәяләгән иде. Шул ук вакытта кайбер белгечләр Сәмигуллин Илдус хәзрәт Фәиз чорында абруе нык төшкән Татарстан мөселманнары диния идарәсен уңышлы җитәкли алмас, республика мөселманнар арасында каршылыклар тагын да артыр дип фаразлый.

16 мартта Татарстан мөселманнары диния идарәсе пленумы бу намзәтләрне карап ралсаячак һәм Татарстан мөселманнарының чираттан тыш 6-нчы корылтаена Мөфти итеп сайлау өчен тәкъдим итәчәк.
XS
SM
MD
LG