Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихи һәйкәлләрне саклау эшенә прокурорлар алына


Сергей Зайцев (с) һәм Минтимер Шәймиев. Казан. 15 март 2013
Сергей Зайцев (с) һәм Минтимер Шәймиев. Казан. 15 март 2013

15 мартта Казанда Идел буе бүлгесе прокурорлары тарихи һәйкәлләрне саклауга багышланган семинар үткәрде.

Татарстанда 90нчы еллардан бирле 40ка якын тарихи архитектура һәйкәле юкка чыккан. Прокуратура моның сәбәбен муниципаль органнар һәм архитектура мирасын сакларга тиеш оешмаларның җавапсызлыгы һәм ваемсызлыгында күрә.

Бу хакта 15 мартта Казан ратушасында Идел буе федерал бүлгесе прокуратуралары семинарында сөйләштеләр. Русиянең баш прокурор урынбасары Сергей Зайцев тәкъдиме белән узган чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Сергей Зайцев үз чыгышында билгеләп узганча, Русиядә бүгенге көндә бик күп тарихи һәйкәл юкка чыккан яки аларга юкка чыгу яный. Шулай ук һәйкәлләрнең саны аларны арзан материаллар белән алмаштыру исәбенә дә кими.

Рөстәм Миңнеханов прокурорлар алдында архитектура мирасын югалтуда хакимиятнең гаебе бар дип таныды. Ләкин хәзер, аның сүзләренчә, хәлләр башкачарак. "Идеаль булмаса да, вазгыять элекке кебек түгел. Шәһәр уртасында ирекле рәвештә төзелеш башларга беркемгә дә рөхсәт ителми" диде ул. Президент һәйкәлләрне саклау эшендә шәһәр буйлап җәяүле экскурсияләр уздыруның да файда китерүен әйтте.

Шәймиев прокурорлар каршындагы чыгышын башкалардан аермалы буларак шактый озын тотты. Дәүләт киңәшчесе Болгар һәм Зөяны торгызу һәм халыкның тормышын яхшыртыр өчен нәрсәләр эшләнгәне турында сөйләде. "Әйтәргә дә уңайсыз, ләкин халык кулларны үбә башлады", - диде ул.

Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен төзекләндерү максаты белән 1 млрд сумнан артык акча тотылган. Өлеш кертүчеләр арасында олигархлар Алишер Усманов һәм Ринат Әхмәтов та бар.

Казанда Универсиадага 31 тарихи һәйкәлдә ремонт һәм торгызу эшләре тәмамлануы хәбәр ителде, 66 бинада әле эшләр бара.

Татарстан прокуратурасы вәкилләре белдергәнчә, архитектра мирасын җимерү буенча ачылган 67 җинаять эшенең 66сы прокурорлар тәкъдиме буенча башлатылган. Ләкин аларның бишесе генә мәхкәмәгә җиткерелгән, икесенә аклау карары чыгарылган

Казан прокуроры Илдус Нафиков белдергәнчә, киләчәктә барлык 552 тарихи һәйкәлне саклау өчен һәр прокуратура хезмәткәренә дүртәр объект бүлеп биреләчәк.
XS
SM
MD
LG