Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Башкортстан югары мәхкәмәсе милиция җинаяте өчен компенсация таләбен кире какты


Башкортстан Югары мәхкәмәсе исерек милиция хезмәткәре тарафыннан атып үтерелгән Альберт Мөхәммәтзакировның тол калган хатынына копменсация түләтү таләбен кире какты.

2010 елның маенда исерек милиция хезмәткәре Владислав Симухин эшкә чыгарга дип пистолет алса да, Уфада дуслары белән хәмер эчәргә китә һәм икенче көнне машиналы Мөхәммәтзакиров янына килеп үзен Уфаның Дим бистәсенә алып барырга куша. Машинада барганда алар арасында низагъ чыккач милиция хезмәткәре Мөхәммәтзакировны пистолеттан башына атып үтерә һәм качып китә.

Берничә көннән үзе милициягә килеп гаебен таныган Симухинны Ленин бистәсе мәхкәмәсе ун елга ирегеннән мәхрүм итә, ә аның тол калган хатынына 800 мең сум компенсация түләргә дип карар чыгара.

Тол калган хатын Симухинга исерек килеш пистолет биргәннәр, җитәкчелек аның эштә булмавына әһәмият бирмәгән, аның җинаятеннән соң кайбер хезмәттәшләре эштән алынган дип дәүләт оешмасының гаебен раслап компенсация таләп итсә дә, Югары мәхкәмә дәүләтнең гаебе юк дип бу таләпне кире какты.

XS
SM
MD
LG