Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов районнарны Универсиада төзелешенә күбрәк өлеш кертергә чакыра


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиадага әзерлек эшләрендә республика районнарын күбрәк җәлеп итәргә чакырды.

Район һәм шәһәр башлыклары белән бүгенге селектор киңәшмәсендә Миңнеханов: “Универсиадага 112 көн кала. Казан стадион төзелешендә һәм шәһәрне төзекләндерүдә республика һәм муниципалитетлар ярдәменә мохтаҗ”, диде.

Төзелеш һәм архитектура министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, Kazan-Arena футбол стадионы төзелешендә хәзер районнардан китерелгән 1200-ләп кеше катнаша. Стадион төзелешендә эшләүчеләрнең гомуми саны өч меңнән артык.

19 мартта Казанга Универсиада төзелешләрен карарга Русия президенты Владимир Путин килер дип көтелә. Күптән түгел Путин Сочида Олимпиада төзелешләрен караганда аларның планлаштырылганнан нык калышуына һәм төзелеш чыгымнары артуга каты тәнкыйть белдергәннән соң төзелешләрнең бер өлешен алып баручы “Төньяк Кавказ курортлары” ширкәте хуҗасы Әхмәт Билалов Русиядән китәргә мәҗбүр булган иде.
XS
SM
MD
LG