Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда гарәп каллиграфиясе бәйгесе үтте


Казанда каллиграфия бәйгесе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Казанда каллиграфия бәйгесе

14 мартта Казанның Халыклар дуслыгы йортында гарәп каллиграфиясе бәйгесенең йомгаклау чарасы оештырылды.

Бәйгедә 15 ләп кеше катнашты. Алар “Ихлас” сүрәсе аятьләрен нигездә өч төрле стильдә язып ярышты. Аннан соң үзләре язганнарны укып та күрсәтте.

Танылган рәссам һәм каллиграф Нәҗип Нәккаш, каллиграфия нигезләрен өйрәнү әлләни авыр түгел, әмма сәнгати язу өчен күп еллар кирәк, дип белдерде.

“Татарстанда каллиграфия белән шөгыльләнү өчен материаль мөмкинлекләр бик аз. Әйтик бездә камыштан эшләнгән каләмнәр җитешми, метал каләмнәр дә юк диярлек”, дип өстәде ул.

Татарстан диния нәзарәте оештырган гарәп каллиграфиясе бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырылды. Аның беренчесен узган ел 19 июлендә өеннән чыкканда атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Ягъкуп оештырган булган.
XS
SM
MD
LG