Accessibility links

Кайнар хәбәр

“The Lancet”: Гыйрак сугышында 120 меңнән артык кеше һәлак булган


Абруйлы медицина журналы “The Lancet” язуынча, Гыйракка 2003 елның мартында чит ил көчләре кертелгәннән соң 2011 елда аннан АКШ гаскәрләре чыгарылганчыга кадәр бу илдә кимендә 116 мең тыныч кеше һәм 4800-дән артык чит ил хәрбие һәлак булган.

АКШның ике медицина профессоры әзерләгән шул хисапка караганда, АКШның Гыйрактагы чаралары Вашингтонга 810 миллиард долларга төшкән. Моңарчы дөнья күргән тикшеренүләр нәтиҗәләренә һәм хисапларга нигезләнеп алар шулай ук Гыйрак сәламәтлек саклау инфраструктурасына килгән зыян нәтиҗәсендә күп кенә тыныч кешеләрнең сәламәтлегенә зарар килгән дип белдерә. Барлыгы биш миллионлап кеше йортларын калдырып китәргә мәҗбүр булган яки йортсыз калган. 31 меңнән артык АКШ хәрбие яраланган һәм бик күпләренең психикалары бозылган.

19 мартта Гыйрак сугышы башлануга 10 ел тула.
XS
SM
MD
LG