Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:01

Уфада Казан кунаклары белән очрашулар үтә


Илфак Ибраһимов (с), Фирдәвес Хисаметдинова һәм Илдус Заһидуллин очрашу вакытында

Илфак Ибраһимов (с), Фирдәвес Хисаметдинова һәм Илдус Заһидуллин очрашу вакытында

Башкортстан бу көннәрдә Казаннан кунаклар кабул итә. Уфага “Чын мирас” журналы баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов җитәкчелегендәге вәкиллек килде. Алар берничә очрашуда катнаша.

Казанда “Чын мирас” журналы узган елда нәшер ителә башлаган иде. Аңа баш мөхәррир итеп Тукай бүләге иясе Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) тәгаенләнгән. Илфак әфәнде журналны чит төбәкләрдә дә киңрәк таныту һәм тарату өчен зур уй-ниятләр белән йөрүен әйтә. Ил буенча беренче сәфәрне алар нәкъ менә Башкортстаннан башларга булган.

Илфак әфәнде әйтүенчә, бер миллионнан артык татар яшәгән тугандаш республикага килү табигый. Әле аның белән бергә Уфага “Чын мирас” журналы редколлегия әгъзасы, тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире Илдус Заһидуллин һәм журналның бүлек мөхәррире, тарихчы Ленар Гобәйдуллин да килгән. Үзләре белән Уфага байтак тарихи һәм әдәби китаплар да алып килгән кунаклар.

Илфак Ибраһимов

Илфак Ибраһимов

“Соңгы вакытта Башкортстан белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләр шактый җайга салынды, элекке еллардагы салкынлык кимеде. Бу исә үзара файдалы хезмәттәшлеккә юлларны ача, – ди Илфак Ибраһимов. – Без дә ике республика галимнәре һәм әдипләренең әсәрләрен һәм фәнни хезмәтләрен уртак файдага җәлеп итәргә телибез. “Чын мирас” журналында ике халыкның да тарихы яктыртылырга тиеш”.

Иң тәүдә Татарстан вәкилләре Уфадагы “Кызыл таң” татар гәзите редакциясе журналистлары белән очрашты һәм киләчәктә иҗади элемтәләрне киңәйтү турында фикер алышты. Аннан соң кунакларны Русия Фәннәр академиясенең Башкортстан Тарих, тел һәм әдәбият институтында хөрмәтләп каршы алдылар. Институт директоры, филология фәннәре докторы Фирдәвес Хисаметдинова кунакларны гыйльми үзәк белән таныштырды. Аннан соң институт галимнәре катнашлыгында киңәйтелгән киңәшмә оештырылды.

Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин

Үз эшләре белән дә таныштырды, күп кенә сорауларга җаваплар да бирде Казан галимнәре. Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин ике республика тарихчыларының күп кенә юнәлешләрдә бергә гыйльми эзләнүләр алып барырга тиешлеген ассызыклый.

“Тикшеренү нәтиҗәләре исә төрле фәнни басмаларда, шул исәптән “Чын мирас” журналында да урын алып барачак”, - ди Илдус әфәнде. Аның фикеренчә, Татарстан белән Башкортстан галимнәре кайбер гыйльми тикшеренүләрдә бер-берсен тулыландыра ала. Моңа мисал итеп ул 1812 елгы Ватан сугышы тарихын китерде.

“Ул чактагы вакыйгалар башкорт галимнәре тарафыннан шактый яхшы тикшерелгән һәм фәнни-тарихи хезмәтләр дә бар. Ә менә Татарстан галимнәре ул чорга әллә ни игътибар бирмәгән. Шуңа күрә дә басмага язмалар әзерләгәндә без башкорт галимнәренә мөрәҗәгать иттек”, – ди Илдус Заһидуллин.

Татарстан вәкилләре әлеге сәфәре барышында Башкорт дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре һәм талиплары белән дә очрашты. Үзләренең фәнни эзләнүләре белән дә, әдәби иҗатлары һәм журнал нәшер итүдәге максат-бурычлары белән дә таныштырды алар. Башкортстан әдипләре белән булган очрашуда да үзара элемтәләрне арттыру, берлектәге чараларны оештыру хакында тәкъдимнәр әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG