Accessibility links

Уфа “Нур” татар театрында – яңа премьера


Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры бинасы
Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры бинасы

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры үз тамашачыларын быелгы беренче премьерасы белән куандыра. Бу юлы талантлы коллектив урыс авторы, танылган рәссам Владимир Любаровның хикәяләре һәм картиналары нигезендә әзерләнгән “Авыл әкәмәтләре” исемле тамашаны тәкъдим итә.

Әсәрне Мәскәү режиссеры Ольга Смирнова сәхнәләштергән. Анда театрның өлкән буын тәҗрибәле артистлары да, яшьләр дә катнаша. Башкортстанның халык артистлары Марат Исхаков, Резедә Фәхруллина, Рәсимә Гайфуллина, Финә Вәлиева, шулай ук яшьрәк артистлар Зөһрә Шәрәфетдинова, Айрат Фатыйхов, Рида Фәхрисламова, Айнур Баянов һәм башкалар тамашаның кызыклы килеп чыгуы өчен күп көч салган.

Ә инде сәхнәне бизәү, декорацияләр әзерләү, талантлы татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Наил Байбурин җаваплылыгына тапшырылган.

Наил Байбурин
Наил Байбурин
“Бу эшкә бик кызыксынып тотындым. Чөнки тамашада баручы вакыйгалар, андагы маҗаралы да, мавыктыргыч та күренеш-сәхнәләр чын иҗатка илһамландырды, – ди Наил Байбурин. – Спектакльдәге вакыйгалар безгә таныш булган мәзәк кенә авыл агайларын да, бер караганда, сәеррәк кешеләрне дә тасвирлый. Әмма алар һәрберсе чиста, саф күңелле”.

“Нур” театрының яңа премьерасы беренче тапкыр ике көн рәттән – 15-16 март көннәрендә күрсәтелә. Бу иҗат сезоны азагына кадәр татар театры тагын да ике премьера әзерли.

Башка театрларда да бу көннәрдә премьералар тәкъдим ителә. Мисал өчен, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход” әсәрен сәхнәләштерде. Мостай Кәрим исемендәге Башкорт милли яшьләр театры артистлары да берьюлы ике яңа тамаша әзерләве хакында хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG