Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уварыдагы татар мәктәбен башкортныкы иткәннәр


Уварыдагы татар мәктәбе
Уварыдагы татар мәктәбе

Күгәрчен районының Увары авылында татар укытучыcын эшеннән алып аның урынына башкорт укытучыcын куйганнар.

Башкортстанда тагын мәктәпләрне яба башлаячаклар. Бу турыда республика вице-премьеры Лилия Гомәрова белдерде. Аның әйтүенчә, ел азагына хәтле 96 мәктәп ябылачак.

Моның ише кампания барышында нигездә татар авылларындагы мәктәпләр ябыла. 2012 елның апрелендә үткән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясендә соңгы ике ел эчендә генә дә республикада илледән артык татар мәктәпләре ябылуы турында әйтелгән иде.

Татар мәктәпләрен ябуның икенче төрле ысулы да кулланыла. Йөзләгән ел буена татар телендә белем бирү традициясенә ия булган Күгәрчен районының Увары авылы балаларын 2012 елда татар милләтле укытучы Гүзәл Нигъмәтуллинадан тартып алып, аның үзен эшеннән азат итеп, татарча юньләп сөйләшми торган башкорт милләтле укытучыга тоттырган иделәр.

Увары мәктәбендә укучылар
Увары мәктәбендә укучылар
Авыл халкы күтәрелеп чыккач һәм мәхкәмә Гүзәлне кире эшкә алу турында карар чыгаргач, барысы да җайланган иде сыман. Гүзәл туташ тагын авыл балаларын татарча укыта башлаган иде. Әмма шушы елның 12 мартында башкорт милләтле Хвалын урта мәктәбе директоры (Увары авылы мәктәбе Хвалын мәктәбенең филиалы булып тора) Гүзәлне эшкә чыкмыйча калганы өчен дип, эшеннән бушату турында әмер чыгара. Имеш, 7 мартта Гүзәл эштә булмаган. Гүзәл урынына янә шул башкорт хатынын куйган.

Гүзәл туташ әйтүенчә, 6 мартта аңа Башкортстан президенты аппаратыннан шалтыратканнар (ул элегрәк аларның кабул итүләрен сораган булган) һәм аңа чакыру кәгазе дә килгән. "Шуннан соң ул бер көнгә, 7 мартка ял бирүләрен сорап, директор исеменә гариза язган. Вакыт соң булу сәбәпле директор кайтып киткән иде, шуңа күрә гаризаны укыту бүлеге мөдиренә бирдем, ә ул 7 мартка минем урынга укытырга икенче кешене билгеләде", ди Гүзәл.

Увары мәктәбе
Увары мәктәбе
Уфада Гүзәлне мәгариф министры урынбасары һәм башка түрәләр кабул иткән, тыңлаганнар, аңлашканнар. "11 мартта эшкә чыктым. Әмма, 12 мартта мәктәпкә Хвалын башкорт мәктәбенең директоры килеп акт төзеп китте. Янәсе, мин 7 март көнне канунсыз эшкә чыкмаганмын, дип. 13 мартта тагын килеп мине эштән куу турында әмерен җиткерде", ди Гүзәл.

"Нигә алар сиңа шул хәтле каныга?" дигән сорауга Гүзәл туташның җавабы тетрәндерә дисәң, арттыру булмастыр. "Минем милләтем дә аларга туры килмидер инде, мин берүзем бит татар алар арасында, шуңа да читләтәләрдер инде", ди Гүзәл. "Иң зур “гаебем” – минем татар телендә укыту калсын дип тырышуым. Шуңа күрәлмиләр. “Алар безнең мәктәпне башкорт мәктәбенә әйләндерделәр. Бөтен авыл белән көрәштек, укыту татар телендә калсын дип, ә чынбарлыкта бүген мәктәпнең “татарлыгы” кәгазьдә генә калды, укыту башкорт телендә алып барыла”, диде ачынып татар кызы.

Увары авылы
Увары авылы
Әлбәттә, Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге бу вакыйгаларга кысылачак. Гүзәл туташка Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Башкортстан корылтае депутаты Римма ханым Үтәшева да ярдәм күрсәтәчәге турында белдерде.

Шулай да бу хәлләрнең ни белән бетәсен әлегә әйтеп булмый. Бер якта – административ көчкә ия булган башкорт түрәләре, икенче якта – гаделлек яулаучы җәмәгать оешмасы вәкилләре. Уртада – татар балаларының язмышы. Һәм ихлас күңелдән балаларга татар телен, рухын бирергә тырышучы татар кызы – Гүзәл.
XS
SM
MD
LG