Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Омскиның милли-мәдәни мохтарияты оештырган әдәби-музыкаль кичәдә татар телен өйрәнүче балалар тырышып шигырь сөйләде, җырга да кушылды.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. Әмма хәлвә, хәлвә дип күпме генә кабатласаң да авыз балланмый дигәндәй, җырлы, моңлы, зур тарихлы газиз туган телебездә сөйләшик, аны яклыйк-саклыйк дип күпме тәкрарләсәк тә, үз халкыбыз өчен татар теленең кадере, дәрәҗәсе чамалы булуын танымый булмый.

Кичә барышында. Фагилә Чумарова сөйли

Кичә барышында. Фагилә Чумарова сөйли

Галимнәр, туган телендә 30 проценттан да азрак бала сөйләшсә, тел юкка чыгу чигенә барып җиткән, дип саныйлар. Күпме татар баласы Омскида үзенең туган телендә сөйләшә? Һәрхәлдә Омски өлкәсендә татар телендә сөйләшүче балалар санын процентларда исәпләүче юк.

Әмма рус теленең хәтта кайбер татар авылларда да өстенлек ала баруы хак. Чөнки мәктәпләрдә уку-укыту процессы беренче сыйныфтан ук рус телендә алып барыла дип ата-ана баласы белән рус телендә сөйләшүне хуп күрә.

Омски өлкәсенең Тара районындагы татар авылларында да татар теле хәзер укытылмый, кайберләрендә бары тик факультатив дәресләр генә бирелә, татар гаиләләрендә дә хәзер татарча бик сөйләшмиләр, ди әлеге районның “Нур” татар мәдәният үзәге рәисе Рушания Корманова.

Кичәгә килүчеләр

Кичәгә килүчеләр

"Татар теле җыр, шигырь аша саклана, моның өстендә татар оешмалары, үзешчән сәнгать коллективлары эшли. Авыл клубларында ансамбльләр бар, алар да телне саклаучылар. Тарада без – “Нур” татар үзәге һәм “Якташ” балалар клубы. Без үзебезнең концертларыбызны, башка чараларыбызны татар телендә генә алып барабыз, Аңлаганнары да, аңламаганнары да бардыр, барысы да аңларга тырышып килә торгандыр. Без инде ике телдә алып бармыйбыз, кеше безнең чарага килгән икән – татар телен ишетсен", ди Рушания Корманова.

Шулай да туган телдә тәрбия бирү, шәхси үрнәк күрсәтү, гаиләдә туган телдә сөйләшү – туган телне саклауның мөһим бер юлы. Бу хакта күптән түгел Омскиның милли-мәдәни мохтарияты оештырган әдәби-музыкаль кичәдә ассызыклап әйтелде.

"Өмет" студиясе балалары

"Өмет" студиясе балалары

"Бала туды икән, аны татар теленә өйрәтергә кирәк, рус теленә өйрәтү кирәкми, рус телен ул үзе урамда да өйрәнә, өйдә татарча гына сөйләшергә кирәк. Әбиләр, бабайлар үзләренең оныклары белән татарча сөйләшергә тиеш", дип әйтелде кичәдә ясалган чыгышларда.

Мәгариф министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, Омски өлкәсендәге 60-ка якын татар авылының 7-сендә генә татар теле фән буларак укытыла, ул да булса - атнага бер-ике сәгать. Омскиның үзендә, 30 меңгә якын татар яшәгән шәһәрдә, бер генә мәктәптә дә татар теле укытылмый. Бары тик атнага бер мәртәбә “Дуслык йорты”нда һәм "Мәдәниятләр диалогы мәктәбе" програмы нигезендә эшләүче 13-нче санлы мәктәптә балалар берникадәр татар телен өйрәнә алалар.

Ратмир Ниязов шигырь сөйли

Ратмир Ниязов шигырь сөйли

Әдәби-музыкаль кичә факультатив дәресләрдә татар телен өйрәнүче балалар катнашында үтте. Татарча белүләре чамалы булса да, балалар тырышып шигырь сөйләде, бик теләп җырга да кушылды. Омскиның 13нче санлы мәктәбе укучысы Ренат Ниязов Габдулла Тукай шигыренең кыска гына бер өлешен татарча укыды.
Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә "Өмет" студиясе балалары, укытучылары Зөһрә Зәйнетдинова белән бергәләп 13нче мәктәп укучылары һәм "Умырзая" ансамбле үзешчәннәре катнашты. Коллективның җырчысы Финия Заһидуллина һәм мохтарият әгъзасы Ләлә Алимова Дамир Гыйсметдин шигырьләрен укыдылар.

Фагилә Чумарова

Фагилә Чумарова

"Умырзая" ансамбле җырчысы Фагилә Чумарова, мин татар телен бик яратам, үзем Үләнкүл мәктәбен тәмамладым, татар телен Казан ягыннан безгә эшләргә килгән Фәүзия апа Фәхретдинова укыткан иде. Бәлки ул татар теленә мәхәббәт тәрбияләгәндер. Шушы мәхәббәт мине “Умырзая” ансамбленә дә китерде. Тыңлап утырам хәзер – менә шундый аралашулар татарлар арасында безгә җитми кебек, концертлар кую белән генә чикләнмичә, ешрак әдәби кичәләр оештырырга кирәк, дип саный. Чыгышыннан соң Фагилә ханым Мансур Шиһапов сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарды. Әлбәттә кичә Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Җырны башкарыр алдыннан "Өмет" студиясе балалары татар телендә укыган шигырь юллары кыска булды, ә җырга кичәгә килгән өлкәннәр дә, балалар да кушылды.

Күргәзмә

Күргәзмә

Әдәби-музыкаль кичә Омскиның Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә үтте. Китапханә хезмәткәрләре татар, башкорт һәм башка төрки телләрдә нәшер ителгән китаплардан, журналлардан торган күргәзмә әзерләгәннәр иде. Күргәзмә белән таныштыручы китапханә хезмәткәре себер татары язучысы Булат Сөләймановның иҗатына аерым тукталып, әдипнең "Мин себер татарымын" китабы белән таныштырды.

Рушания Корманова

Рушания Корманова

Кичә файдалы да, мәгънәле дә булды, диделәр катнашучылар. Шагыйрь әйтмешли, "Туган тел – бездән соң да яшәр өчен туган тел, бүгенгедән киләчәккә дәшәр өчен туган тел – шулай булып калсын, ананың балага булган иң зур бүләге - Ана теле татар халкында рус теленә әйләнмәсен". Әдәби-музыкаль кичә шундый теләкләр белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG