Accessibility links

Русия хөкүмәте армиядә булмаганнарга салымны арттыруны хупламады


Русия хөкүмәте хәрби хезмәттә булмаган ирләргә күбрәк салым түләтү кануны өлгесен хупламады. Әлеге канун өлгесен КПРФ әгъзасы, дума депутаты Александр Тарнаев тәкъдим иткән иде.

Әгәр бу канун хупланса һәм кабул ителсә, хәрби хезмәттән азат ителмәгән, армиядә булмаган ирләр 45 яшькә кадәр керемнәреннән 20% салым түләргә тиеш иде.

Русия хөкүмәте, бу канун өлгесе хәзерге салым сәясәтенә каршы килә, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG