Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:36

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккәдә кече хаҗ кылды


Татарстан вәкилчелеге кече хаҗда (prav.tatarstan.ru фотосы)

Татарстан вәкилчелеге кече хаҗда (prav.tatarstan.ru фотосы)

Бүген президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан вәкилчелеге Согуд Гарәбстанга килде. Вәкилчелек Мәккәдә кече хаҗ йоласын башкарды.

Татарстаннан Согуд Гарәбстанга Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин, Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамил Агиев, инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы Линар Якупов, "Ак Барс Банкы" идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, президентның халыкара эшләрендәге киңәшчесе Радик Гыйматдинов килде.

Кече хаҗны мөселманнар Мәккәгә хаҗ кылу аеннан башка вакытта килеп кыла ала. Татарстан кунаклары мөселман дөньясының иң танылган мәчете санылган Мәчет әл-Хәрәм гыйбәдәт йортында да булды.

Миңнеханов Согуд Гарәбстанга Ислам хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу чакыруы белән килде. Аның белән очрашу Җиддә шәһәрендә булачак.

Шулай ук Татарстан вәкилчелеге Ислам үсеш банкы идарәчеләре, Мәккә вилаятне әмире белән очрашачак һәм Җиддә икътисади форумы эшендә катнашачак.

XS
SM
MD
LG