Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Изге Патрик көнен бәйрәм иттеләр


Казанда Изге Патрик көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Казанда Изге Патрик көне

Ирландия тарихына һәм мәдәниятенә мөкиббән киткән иллеләп кеше якшәмбедә Изге Патрик көнен билгеләү өчен Казанның Бауман урамына җыелды. Алар арасында урыслар, татарлар һәм башка халык вәкилләре дә бар иде.

17 мартта дөньяның төрле илләрендә Изге Патрик искә алына. Изге Патрик мәҗүси утрауга христиан динен алып килүче буларак билгеле. Миссионер Патрик ярдәмендә ирландлар христиан диненә күчә.

Бу көн башка дини бәйрәмнәрдән күпкә аерыла. Изге Патрик хөрмәтенә урам йөрешләре уза, халык җырлый һәм бии, ирланд сырасы чишмәдән кебек ага. Изге Патрик көне – ирланд бәйрәме түгел, ә ирланд рухы бәйрәме дип санала.

Беренче мәртәбә мондый урам йөрешләре Ирландия җирендә түгел, ә АКШта уза. XVIII гасыр ахырында Ирландиядәге ачлыктан качарга мәҗбүр булган мөһаҗирләр Нью-Йорк шәһәрен яшел төскә буярга карар кылалар. Яшел төс – ирландларның символы. Бу төс байракта да урын алган.

Ачлык чоры: ирландлар туган җирләрен калдыра

Хәзерге вакытта ирландларның күпчелек өлеше мөһаҗирлектә яши. Ирландлар гомер кичергән илләр арасында АКШ, Канада, Австралия кебек илләр бар. Ләкин иң зур ирланд мәхәлләсе АКШта тупланып яши. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, анда бу милләт вәкилләренең саны 40 миллионга җитә.

Алар күптән Америка җәмгыятендә үз урынын тапты. Беренче мөһаҗирләр XVIII гасырда ук күченеп килә башлый. Ирланд халкы өстеннән хакимлек иткән Англия күп еллар дәвамында җирле мәдәнияткә, телгә, дингә һөҗүмнәр ясап килә. Иң зуры Бөек ачлык исемен алган.

Ачлыкка кадәр ирланд халкының һәрберсе диярлек авыр хезмәттә эшләргә мәҗбүр ителә. Бу милләтнең бер вәкиле дә югары даирәгә кертелми. Аларның туган җирләрендә Англиянең лордлары хакимлек итә. Күпчелек ирландлар авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша һәм күбесенчә бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә. 1945 елда бәрәңгегә фитофтороз чиреннән зыян килә һәм ул чери башлый.

Бәрәңгегә зыян килү аркасында ирландлар салымнар түли алмый. Болай да начар шартларда гомер кичергән милләткә тагын да авырракка туры килә. 1946 ел ирланд халкы өчен тагын да авыр башлана. Яңа елның кышы көчле салкыннар алып килә. Өстәвенә, Англия салым хакын дә күтәреп куя. Шулай итеп, ярдәмгә мохтаҗ булган ирланд халкының саны кимүгә таба бара.

Акча булмаганлыктан, йорт-җирләре өчен акча түләп торырга мәҗбүр ителгән ирландлар урамга куып чыгарыла. Гомумән алганда, 250 мең кеше урамда кала һәм күбесе шунда ук вафат була. Үз гомерләрен саклап калырга мәҗбүр булган ирланд халкы мөһаҗирлеккә китәргә карар кыла. Ачлык аркасында 1,5 млн. кеше һәлак була.

“Бүген ирланд һәм инглизләр арасында каршылыклар юк”

Ирландия 700 ел рәттән Англия колониясе булып яши. Мәдәниятен, телен һәм динен үтерү өчен теләсә нинди чаралар күрелә. Гәрчә бүген Ирландия бәйсез мәмләкәт булып яшәсә дә, туган җирдә нибары 4,5 млн. кеше гомер кичерә. Аларның бөтенесе дә ирланд милләтеннән түгел. Өстәвенә, Ирландия халкының 20%ы гына туган телне белә, илдә инглиз теле өстенлек итә.

1919 елда Ирландия парламенты депутатлары дип аталган 73 кеше бәйсезлек турында документ кабул итә һәм Британия гаскәрләрен илдән чыгуны таләп итә. Британия моның белән килешмәгәч, ИРА (Ирланд республикасы армиясе) берничә теракт оештыра. Илдә кораллы бәрелешләр ешая, тиздән Ватандашлар сугышы килеп чыга. Ике ел барган сугыш Британия икътисадын какшата, чөнки гаскәргә сарыф ителгән чыгымнар аркасында күп кеше эшсез кала.

Ахыр чиктә Ирландия бәйсезлек алуга ирешә. Моның өчен Көнъяк Ирландияне корбан итәргә туры килсә дә, бүген ирланд халкы ниһаять үз дәүләтендә яшәү бәхетенә ия.

Казанда үткән Изге Патрик көне йөрешендә җирле халык кына түгел, ә чып-чын ирланд кешесе дә катнашты. Аның исеме – Джон Кернан. Ул Казанда “Тринити” дип аталган ирланд пабы ачып йөрү белән мәшгуль. Азатлык радиосы хәбәрчесе аннан ирландлар һәм инглизләрнең бүгенге мөнәсәбәтләре хакында сорашты.

“Аерым бер сепаратист оешма вәкилләреннән кала, ирланд халкы инглизләргә яхшы мөнәсәбәттә тора. Күбесе үзара өйләнешә, бизнес, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итә һәм дус булып торучылар да бар. Ләкин шуңа да карамастан күп ирландлар үз тарихы белән горурланып яши”, дип әйтте Кернан.

Йөрештә катнашучы Казан кызы Ольга Мурашова фикеренчә, Ирландия байрагы да инглиз-ирланд дуслыгын аңлата.

“Билгеле булганча Ирландия байрагы өч төстән тора: яшел, ак һәм кызгылт сары. Яшел һәм кызгылт сары Ирландия һәм Британияне аңлата, ә ак төс – тынычлык һәм дуслык символы”, ди Мурашова.



Татарлар кебек үк дөнья буйлап сибелеп яшәүче халыктан мәшһүр шәхесләр чыккан: Джон Кеннеди, Һенри Форд, данлыклы Һенесси гаиләсе һәм хәтта инкыйлабчы Че Гевара тамырлары белән ирландларга барып тоташа.
XS
SM
MD
LG