Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртәгә Путин Казанга киләчәк


Русия президенты Владимир Путинның иртәгә Казанга килүе көтелә. Ул президент каршындагы физкультура һәм спорт шурасы утырышы алдыннан, Универсиада корылмаларының әзерлеген караячак.

Путин белән сәфәр кылачак Русия спорт министры Виталий Мутко “Известия”гә белдерүенчә, Универсиадага әзерлек начар түгел һәм хәзер футбол стадионын гына төзеп бетерәсе калган.

Путинның Казанга сәфәре сәбәпле, шәһәр үзәгендәге күп кенә урамнар машиналар хәрәкәте өчен ябык булачак. Шуңа ЮХИДИ шәһәр үзәген урап узу юлларын сайларга киңәш итә.
XS
SM
MD
LG