Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда «Татар кызы»н сайлаячаклар


Иртәгә Г.Камал театрында «Татар кызы – 2013» бәйгесенең финалы узачак. Февраль һәм март аенда бәйгеләр Казан шәһәре районнарында узды. Һәрбер районнан бер кыз җиңүче итеп билгеләнде. Әлеге җиде кыз иртәгә финалда катнашачак.

Бәйгедә җиңүче «Татар кызы-2013» исеменә лаек булачак. Моннан тыш, "Сылу кыз-2013" , "Уңган кыз-2013", "Сөйкемле кыз-2013" "Ягымлы кыз-2013", "Зирәк кыз-2013", "Зыялы кыз-2013" исемнәре биреләчәк.
XS
SM
MD
LG