Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Түбән Кама шәһәрендәге 13-нче интернат-гимназиядә рус теле укытучысы Светлана Жданко тәнәфестә татарча сөйләшкән укучыларга кисәтү ясап: "Мәктәпне татар гимназиясенә әйләндереп бетердегез инде" дип, аларның татарча сөйләшүне туктатуын таләп иткән.

Әлеге интернат-гимназиядә узган шимбәдә сигезенче сыйныф укучыларының тәнәфес вакытында үзара татарча сөйләшеп торуын ишетеп, Светлана Жданко укучылар янына килә һәм тупас кына "җитте инде сезгә татарча сөйләшергә, мәктәпне тәмам татар гимназиясенә әйләндереп бетердегез", дип әйтә.

Ачулы кисәтүне ишеткән укучыларның берсенең әнисе әлеге хәл турында социаль челтәрдә язып чыкты. Бу ханым белән аралаша торгач, тагын шунсы да ачыкланды: Жданко - мәктәптә яхшы укытучыларның берсе, укучыларның үз фәнен яхшы белүен тели.

Бу интенат-гимназиягә күрше-тирә районнардан һәм Әлмәт шәһәреннән дә килеп укучылар бар. Аларның кайберләре гимназиягә күчкәнче татар мәктәпләрендә укыган. 240 бала белем алган бу интернат-гмназия - рус мәктәбе. Анда татар теленнән кала барлык фәннәр дә русча укытыла. Шулай булуга карамастан, мәктәп җитәкчелеге татар теленә дә, рус теленә өстенлек куймый, ике телгә дә тигез мөнәсәбәт яшәп килә. Мәктәптәге элмә такталар да, игъланнар да ике телдә язылган.

Дәресләрдән тыш чаралар да ике телдә алып барыла. Әле күптән түгел генә бу мәктәптә, 15 февральдән 1 мартка кадәр, "Татар теле декадасы" үтте. Әлеге декадада бөтен чаралар да татар телендә оештырылды. "Кышкы Сабантуй" бәйрәмендә кышка яраклаштырып оештырылган бөтен уеннар да татар телендә алып барылды һәм тавыш көчәйткечләрдән татарча көйләр ишетелеп торды.

Шулай ук мәктәптә әле күптән түгел генә "Татар радиосы" көне узды. Бу көнне залга микрофон куелган иде. Укучылар татар телендә бер-берсенә котлаулар ишеттерде һәм җырлар бүләк итте.

Жданко белән булган хәл турында тәфсиллерәк итеп сөйләгән ханым (ул үзенең кайсы укучының әнисе икәнне күрсәтмәскә үтенде), бәлки, мәктәптә татар теленә, татар мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә дә игътибар булганга, Жданованың ачуы килә торгандыр, укучылар русча белми калырлар дип курка торгандыр, дип белдерде.

13-нче гимназиядә әлеге укытучы тарафыннан татар телен мыскыллау бер тапкыр гына булмаган. Ул элегрәк тә "татар теле - кухня теле ул, аның белән ерак китә алмассыз", дип әйткәләгән. Бу хакта әлеге мәктәпне бетереп Казан федераль университетына укырга кергәннәр белдерде.

Нурулла Гариф

Нурулла Гариф

Тарихчы Нурулла Гариф Биектау районындагы Учхоз мәктәбендә физика һәм информатика укыта. Түбән Камада булган әлеге хәлне ул, берьяктан, Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт, икенче яктан, Татарстанның үзендә ике телгә дә тигез караш булмау нәтиҗәсе дип бәяләде.

"Безнең бистәдә дә 60% руслар, 40% татарлар яши. Руслашкан татарлар да күп. Рус мәктәбе саналса да, коридорда татарча сөйләшәбез. Балаларда татар теленә тискәре караш юк дип әйтер идем мин, ә менә олыларда бар. Мин бу хәлне "кара йөрәклек" дип атыйм. Укытучы - бүгенге система кешесе, аның тарафыннан балаларга күп әйбер сеңдерелә. Без үзебез - татар кешесе, урталыкта торабыз. Русчасын да, татарчасын да тигез кабул итәбез. Аны татарча һәм русча белүче балалар да шулай кабул итә. Бездәге урыс балалары да шулай кабул итә, чөнки алар татарча аңлый башлады.

Ә менә олырак кешеләр, укучыларның әти-әниләре, әби-бабаларында ниндидер каршылык бар. Бу хәл Мәскәү сәясәте белән бәйле. Хәзер Татарстанда Windows 8-не дә татарчага күчерәләр, татар телен өйрәнү өчен акчалар да бүленә, әмма кешене кызыксындыру дигән нәрсә артка кала бара.

Татарстанда телләрне 2023 елга кадәр үстерү програмы кабул ителергә тиеш. Анда кайбер белгечләрнең татар телен белүе кызыксындыру рәвешенә куелган. Полициядә, торак коммуналь хуҗалыкта, медицина өлкәсендә татар телен белү мәҗбүри булырга мөмкин.

Мин моны шулай ук мәктәпләргә, мәгариф системасына да кертелергә тиеш дип саныйм. Чөнки без мәгариф системасында эшлибез. Бу үзенә күрә балаларның хокукын яклау булачак. Бу хәлне башка профессияләргә, бигрәк тә түрәләргә дә кертү кирәк. Татар телен белмичә түрәлеккә бара алмасалар, алар иртәгә үк татарча сөйләшә башлаячаклар. Монда иң зур гаеп - татар түрәләрендә, аларның татар теленең мөһимлеген кабул итмәүләрендә", диде Нурулла Гариф.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG