Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Терек» - «Рубин» уены вакытында чыккан җәнҗал сәбәпле, Грозный такымы биш уенны тамашачыларсыз уйнарга мөмкин


Грозныйның «Терек» футбол такымы биш уенын тамашычаларсыз уйнарга мөмкин. Әлеге җәза кичәге уен барышындагы хәлләргә бәйле. Грозныйда Казанның «Рубин» футбол такымы белән уйнаганда «Терек»ның бер уенчысын уеннан чыгарган өчен төп хөкемдар Михаил Вилковка карата мыскыллы сүзләр яңгырады.

Әлеге хәл кабул итүче якның стадионда тәртип бозуы һәм иминлекне тәэмин итмәве буларак бәяләнергә мөмкин.

Элегрәк Грозныйда граната шартлавында стадионда тәртип саклаучы ике ОМОН хезмәткәренең зыян күрүе әйтелде.
XS
SM
MD
LG