Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:30

Тукай бүләге иясе Зөфәр хәзрәт Галиуллин яңа мөфти шәхесе турында фикерләре белән уртаклашты һәм Илдус Фәиз мөфти булып торган чорга нәтиҗә ясады. Бу хакта ул Азатлык радиосына сөйләде.

– Зөфәр хәзрәт, күп кенә кешеләр Камил хәзрәт Сәмигуллинны чыннан да мөфти булырга лаек дип әйттеләр. Сезнең бу яшь имамга карата фикерегез ничек?

– Башта күрсәтелгән Баязитов, Саматов, Мөхәммәтшин, Крганов, Мансур хәзрәт арасында Камил хәзрәтне лаек дип саныйм. Әйтеп киткән намзәтләр начар малайлар түгел, ләкин алар администратор буларак көчле имамнар. Әгәр Татарстанга администратор мөфти кирәк булса, бу вазифага Мансур хәзрәт утырырга тиеш иде. Ләкин хәзер өммәткә белем ягыннан Камил хәзрәт кенә туры килә.

– Сәмигуллинны татар исламына туры килми торган карашлары бар дип куркыталар. Бу чыннан да шулай микән?

– Беренчедән, аны яшь, диләр. Ләкин бит 18 яшьлек малайларны гаскәргә җибәреп, кулына автомат, танк тоттырабыз, бер дә курыкмыйбыз. Ә нигә 28 яшен тутырган егет булачагына каршы килергә тиешбез? Нәрсә генә әйтсәләр дә, Тәлгат Таҗетдин - иң яхшы мөфти. Ул да 30 яшен тутырмыйча мөфти булды. Шуңа күрә яшьлектән куркырга кирәк түгел.

Камил хәзрәтне Төркиядә укыган, остазы Төркиядә икән, диләр. Беренчедән, остазы булу – бик зур әйбер. Әбү Хәнифәне, имам Мәликләрне алыгыз – һәрберсе остазда укыган. Коръәни Кәримне дә Аллаһ Тәгалә бөтен кешегә дип җибәрмәгән, ә пәйгамбәр аркылы җибәргән, ягъни остаз аша җибәргән. Хәтта бер мәкаль бар: “Остазсыз шәкертнең остазы шайтан булыр”. Бүгенге көндә төп бәла – динне остазсыз китаптан укырга тырышу. Махсус уку йортларында укымыйча, тегеннән-моннан белем алу менә шундый нәтиҗәләргә китерә. Әгәр Камил хәзрәтнең остазы бар икән, димәк, нигезе бар дигән сүз.

Татар исламына хас булмаган нинди карашларны күздә тотасыз? Мәсәлән, аны суфичылыкта гаеплиләр дип беләм. Суфиларны сүгүче кешегә гел бер сүз әйтәм: сез башта имам Әл-Газали кебек бер бит языгыз, Саади кебек дүрт юл языгыз, аннары тәнкыйтьләргә хакыгыз булачак. Каюм Насыри, Мәүлә Колый һәм Кол Шәриф тә суфичылыкны бик яхшы белгәннәр. Шуңа күрә моннан куркасы юк. Суфыйларның шигаре – “Кулым – эшкә, йөрәгем – Аллаһ Тәгаләгә”. Әгәр кеше шулай итеп яши ала икән, аны сүгәргә кирәк түгел.

Тагын бер әйбер: милли азатлык хәрәкәтенең башында һәрвакытта суфилар торган. Батырша, Шамил – бөтенесе дә суфи тәрикате белән яшәгәннәр.

– Бүген Татарстанда ислам вазгыяте яхшылардан түгел. Яңа мөфти бу киеренкелекне төшерә алыр микән?

– Нишләп алмасын? Киеренкелекне административ ысул белән төшереп булмый. Нәрсәгә бу хәлләр барлыкка килде? Чөнки Илдус Фәиз үзе белән бу административ идарә итүне алып килде. Сайлау барышында без 14 кеше аңа каршы чыктык. Һәм шушы административ юл белән безне алып ташлады. Ә быел үземнең намзәтне куймыйм, чөнки бу малайга ышанам. Дин – ул хакимият көче түгел, ул рухи көч. Менә шул рухны алып бара алса, барысы да яхшы булыр. Бу киеренкелек нәрсәгә килеп чыкты? Чөнки Илдус Фәиз үзе эшлисе эшне хөкүмәткә тапшырды. Мәсәлән, Кол Шәриф мәчете проблемын үзе чишмәде, ә хөкүмәткә кушты. Бу мәсьәләләрне ФСБ, ОМОН чишергә тиеш түгел, аны Фәиз һәм имамнар – үзебез чишергә тиеш идек. Казый чишәргә тиеш идек. Кызганычка каршы, бүген Татарстанда казый да юк.

Фәйзрахманчылар мәсьәләсенә дә үзе алынырга тиеш иде. Балаларны әниләрненнән тартып алырга ярыймы инде? Хөкүмәткә әйттеләр, ул үзенчә эшләде. Фәизгә анда үзенә барырга кирәк иде. “Ихлас” мәчете мәсьәләсенә килгәндә, әгәр проблем бар икән, Фәиз үзе чишсен. Без нәрсәгә мөфтият тотабыз соң? Ашап-эчеп симереп яшәсеннәр өченме? Әгәр гаиләдә ун балаң бар икән, унысының да ун төрле холкы булачак. Ләкин баланың берсен дә холкы начар булган өчен куып чыгармыйбыз, ә, киресенчә, төзәтергә, дөрес юлга бастырырга тырышабыз. Начармы яхшымы, алар – безнең балаларыбыз. Татарстанда “ваһһабчы” дип сүгәбез, “фәлән” дип әйтәбез, ләкин алар – безнең ватандашлар. Аларны кыйнап-үтереп йөрергә кирәкми. Шуның өчен дә безнең мөфтият булу тиеш иде! Бездә аның урынына Диния нәзарәте эшләде. Шуның иң әшәкесе Илдус Фәиз иде, чөнки ул мөфти түгел, ә Диния нәзарәте рәисе иде. Болар икесе ике төрле әйбер. Бутарга кирәкми.

– Камил Сәмигуллинны Илдус Фәиз эшенең дәвам итүче дип саныйлар. Бу хәлләр тагын кабатланмасмы соң?

– Илдус Фәиз эшен теләсәң дә кабатлап булмый, чөнки ул эшләмәде. Эшләмәгән кешене кабатлап булмый. Бу егет килер дә, барысы да үзгәрер дип өметләнергә кирәкми. Үзе генә бернәрсә эшли алмаячак. Бу эшкә бөтенебез алынырга тиешбез. Эшләргә теләүче кеше иң беренче чиратта үзе янына команда тупларга кирәк. Әгәр фикердәшләре булса, шул вакытта эш барачак.

Беренчедән, үзебезнең олы галимнәребезгә бәйләнеп эшләргә кирәк. Бу – "традицион ислам" түгел, бу – ислам. Галимнәребезнең тәгълиматен бөтен дөньяга таратырга, бүләк итү зарур.

Икенчедән, укытуны рәткә китерергә кирәк. Мәдрәсәләрдә татарлар саны бик тә аз калды. Бу хәлне үзгәртүгә мөхтәсибләр алынырга тиеш. Безнең мөхтәсибләр хәзер бернәрсә эшләми. Һәр районнан ике шәкертне әзерләр җибәрү мәслихәт. Әгәр мөхтәсиб аларны да әзерли алмый икән, нишләп утыра ул анда?

Тагын бер мөһим әйбер: казый мәсьәләсе. Иң кирәк кеше ул – казый. Җәлил оялмый да казый булып утыра. Әгәр ул оялса, китеп барыр иде. Бер генә мисалны әйтәм: Кол Шәриф мәчете проблемы килеп чыккач, казый, каршына Коръән куеп, ике имамны өстәл артына утыртып бу мәсьәләне чишергә тиеш иде. “Ихлас” мәчетендәге вазгыятькә дә казый ачыклык кертергә тиеш иде. Туйда тамада булып йөрергә кирәкми. Безнең казый булмыйча, берни дә булмаячак. Мөфти үзе генә бу йөкне тарта алмый. Үзем җавап эзләгән 150 сорау бар, әле дә ярый минем мөрәҗәгать итерлек кешеләрем бар, ә халык кемнән сорасын? Шуңа күрә халык теләсә кемнән сорап, шушы ыгы-зыгы килеп чыга, чөнки җавап бирерлек казый юк. Бу мәсьәләне беренче чиратта карарга кирәк.

– Өммәттәге абруйлы, тәэсирле имамнар бу яшь мөфтине “ашап” бетермәсләрме соң?

– Бетермәсләр, борчылмагыз. Бу мәсьәлә турында имамнар белән сөйләштек бит инде. Мин Бохара мәдрәсәсе тәмамлаганнар исеменнән әйтәм: күрсәтелгән намзәтләр арасыннан Камил хәзрәт – иң яхшысы. Габдулла хәзрәт тә, мин дә үземнең намзәтне куймыйм, димәк, бер риза дигән сүз. Бохарада укып кайтканнарның мөфтият өчен бигрәк тә йөрәге авырта. Бу мөфтиятне бәйсезлек алып йөргән заманда төзедек. Дәүләтебез көчле булсын өчен дини структура булырга тиеш иде.

Мөфтият өчен йөрәгебез авырта, чөнки теге вакытта да Илдус Фәизгә каршы чыктык, ләкин безне ишетүче булмады. Чөнки хөкүмәт тирәсендәге чиновниклар тиешне эшлисе урынга, кушканны эшләр йөрделәр. Әгәр яңа мөфтигә безнең ярдәм кирәк булса, ярдәм итәрбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG