Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морозов “Бердәм Русия”дә әгъзалыгын туктатты


Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Морозов «Бердәм Русия» фиркасендәге әгъзалыгын туктатты.

“Известия” газетасы язуынча, парламенттагы оппозиция фиркаләре президент идарәсе белән яңа кадрлар резервын булдыру турында килешкән. Алар якын киләчәктә төбәкләрдә югары вазифаларга өмет итә алачак. Яңа исемлек булдыру президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары Вячеслав Володин җитәкчелегендәге Кремль түрәләренең ЛДПР һәм “Гадел Русия” фиркасе вәкилләре белән очрашуында хупланган.

“Очрашу 3,5 сәгать дәвам итте. Володин һәм Морозовның президент юлын дәвам итеп “Бердәм Русия” фиркасендә әгъзалыгын туктатуын без уңай билгеләдек”, диде “Гадел Русия” фиркасе рәисе Николай Левичев.
XS
SM
MD
LG