Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сәләтле балалар өчен мәктәпләр челтәре булдырылачак


Татарстанда сәләтле балалар өчен интернатлар челтәре булдырылачак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

Әлеге проектны эшләүчеләр Татарстанның ун районында һуманитар һәм табигый фәннәр өчен лицей һәм гимназия-интернатлар булдырылачагын сөйләде.

Әлеге уку йортларында Татарстанның һәм Русия төбәкләреннән югары сыйныфанда белем алучылар укый алачак. Мондый челтәрләр югары белемле, иҗади яктан үсеш алган һәм көндәшлеккә сәләтле балаларны системалы әзерләүне истә тота.
XS
SM
MD
LG