Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә Казан-Уфадан дуслык күпере салынды


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Соңгы вакытта Мәскәүнең Кремль сараенда татарлар еш кунак. 16 мартта биредә “Казан-Уфа-Мәскәү – дуслык күпере” дип аталган тамаша күрсәтелде. Анда Динә Гарипова "Евровидение"дә башкарачак җырын җырлады.

Дөнья татар конгрессы, Татарстанның мәдәният министрлыгы, Мәскәүнең “Рух” продюсерлар үзәге оештырган бу чара күпләрне битараф калдырмаган. Алдан ук билет алмаганнар соңгы көннәрдә эзләсәләр дә, таба алмадылар. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамаша әле тамаша залына кергәнче үк башланган иде. Килгән халыкны әле фойеда ук Казан мәдәни үзәге җыелмаларындагы рәссамнарның эшләреннән күргәзмә һәм җырлы биюле тамаша каршылады.

Динә Гарипова
Динә Гарипова
Концертта “Голос” дип аталган телевидение проектында җиңеп чыккан Динә Гарипова да, шул ук програмда катнашкан Эльмира Кәлимуллина да чыгыш ясады. Халыкка алар килүе вәгъдә ителсә дә, булырлармы икән дип шикләнү белдерүчеләр дә булган иде. Аларның катнашуы да тамашаны уңышлы дип санауга бер сәбәп булгандыр. Шулай ук Динә Гарипованың укытучысы Александр Градский да катнашты һәм тамашачыларга Динәне ул тәкъдим итте. "Евровидение"дә катнашачак Динә Гарипова анда башкарылачак җырын беренче тапкыр татарларга тыңлатты.

“Казан” бию төркеме чыгыш ясый
“Казан” бию төркеме чыгыш ясый
Әлбәттә, күптөрле җырчыларны, Казан, Уфа, Мәскәү киңлекләрен күрсәтергә омтылган тамашаның уңышы бер башкаручы белән генә чикләнми. Бу очрашуда төп рольне Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию төркеме уйнады дип әйтергә була. Алар бу концертта барлык биюләрен күрсәтергә өлгерделәр ахры.

Данлыклы Илһам абый Шакировның җыры белән башланган тамаша сәхнәнең бизәлеше белән дә, костюмнарның бай, зәвыклы булулары да тамашачыларга хуш килде. Шулай да бер җырчының сәхнә күлмәге турында әйтми мөмкин түгел. Гүзәлләрнең гүзәле дип игълан ителгән Гүзәл Уразованың сәхнә күлмәге ул җырлый башлауга ялтыравыклы лампочкаларга күмелде. Бу шаккатризмны халык көлемсерәп кабул итте. "Җырын да тыңламадым, күлмәгенә генә карадым", диде бер апа.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш
Бу тамашага Казаннан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та килгән иде. Ринат Закировтан бу чарага әһәмиятнең зурлыгы турында сорагач, ул безгә: "Без бу чараны үзебез оештырдык. Чөнки бүгенге глобализм чорында һәр милләт үзен сакларга тырышып көрәшү заманында без Русиядә килгән килмешәкләр түгел, үзебез дәүләт төзүче милләт икәнлегебезне күрсәтергә телибез. Ә инде Татарстан белән Башкортстан - алар Русиянең умыртка сөякләре булган ике республика. Республикаларны бетерергә дигән омтылулар бара. Ә без үзебезнең бердәм халык икәнлегебезне күрсәтергә тиеш. Менә шуларны уйлап эшләнде бу програм”, диде.

Концертта иң данлыклы җырчыларыбыз катнашты. Илһам Шакировтан башка Ренат Ибраһимов, Альберт Әсәдуллин, Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Айдар Галимов, Резедә Шәрәфиева, Римма Амангильдина, “Шүрәле” төркеме, баянчы Рөстәм Вәлиев, "Халык уен кораллары" оркестры һәм башкалар катанашты. Концерт дүрт сәгаттән артык барды.

Наилә Фатехова белән Марат Бәшәров
Наилә Фатехова белән Марат Бәшәров
Наилә Фатехова белән Марат Бәшәров башкаруындагы җырны да халык бик яратып кабул итте. Русия телевидениесендә эшләүче дикторларыбыз – Фәридә Корбангалиева, Лилия Гилдиева, Ренат Сетдиков, Максим Шәрәфетдинов, Дмитрий Нестеровның шаян җырлы чыгышы тамаша залын тагы да җанландырып җибәрде.

Халык тамашадан бик кәнагатъ булып таралды. Тик бер төркем башкортлар гына: “Башкорт җырлары бик аз булды, бер генә җыры яңгырады, бер курай тавышы булмасмы дип килгән идек, булмады шул. Биюләр бик матур, кайсы гына халык биюен биими бу “Казан” төркеме, башкорт биюен бии алырлар иде бит инде, анысы да булмады. Бу дуслык күперенең бер ягы кыеграк чыкты шикелле”, диделәр.

Шулай ук тамашачылар "Евровидение"гә баручы кызыбыз татарча җырласа, тагы да әйбәт булыр иде, ләкин гомумән алганда, шәп булды бу концерт", дип тә өстәделәр.

Наилә Фатехова башкарган “Бер күрешү - үзе бер гомер” дигән җыр бу тамашаның эчтәлегенә бик туры килде:

Мәскәүләрдән Казан,
Уфаларга кадәр
Безнең җырлар булды бер күпер,
Сагынуларга түзмик,
Бер күрешү үзе,
Бер күрешү - үзе бер гомер.



Динә Гарипова "Евровидение"дә башкарачак җыр:
XS
SM
MD
LG