Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстандагы хаҗ программасы проектларына теләктәшлек белдерде


Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка кече хаҗны башкаруда ярдәм күрсәткән. Билгеле булганча Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәр кылды. Шул сәфәр кысаларында Татарстан күнаклары гөмрә йоласын башкарды.

Әл-Хәрәмдә төзекләндерү бару һәм урыны-урыны белән хәрәкәт итү бик авыр булуга карамастан, Татарстан вәкиллеге гөмрәнең бар йоласын да үтәгән. Ахырда алар Татарстангатынычлык һәм бәрәкәт сорап дога кылган.

Шулай ук Миңнеханов Татарстан диния нәзарәтенең халыкара эшләр бүлеге җитәкчесе Руслан Нәфисуллин белән республикада хаҗ оештыруны үстерү турында сөйләшкән һәм президент хаҗ программасы кысаларындагы проектларга теләктәшлек белдерүен әйткән.
XS
SM
MD
LG