Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Магнитскийның якыннары җинаять эшенең ябылуын шикаять итәргә җыена


Салымнардан качуда гаепләнгән, 2009 елда үлгән адвокат Сергей Магнитскийның якыннары юристка карата җинаять эшенең ябылуын шикаять итәргә җыена.

Бүген тикшерү комитеты Магнитскийга карата җинаять эшен ябуларын әйтте. Алар юристны сак астына озату нигезле булган, анарга төрмәдә бернинди басым ясалмаган һәм газаплаулар кулланылмаганын әйтте.

Узган елның декабрендә Мәскәү район мәхкәмәсе адвокат Сергей Магнитский үлеменә бәйле дип шикләнелгән элекке тикшерү изоляторы хезмәткәре Дмитрий Кратовны аклаучы карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG