Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туран" фонды Казанда үз бинасы булуын тели


"Туран" фонды эшләгән киемнәр
"Туран" фонды эшләгән киемнәр

“Туран” фонды оешканга 20 ел тулды. Татар милли киемнәре, бизәнү һәм өй бизәү әйберләрен эшләүне яңадан торгызган әлеге фонд эшчәнлегенә багышланган "Татдеко" исемле альбом дөнья күрде. Фонд вәкилләре бина сорап шәһәр башлыгына хат язды.

"Кызганыч, "Туран" фонды ("Туран-Арт") Казандагы ике катлы бинаның кечкенә генә берничә бүлмәсенә урнашкан. Без "Туран-Арт" галереясе булдыру турында шәһәр башлыгы Илсур Метшинга хат яздык. Фонд туплаган рәсемнәр үзе генә бер зур залны биләп алырлык. "Туран"га бер таш бина бирү кирәк. Борынгы берәр агач йорт та килешер иде", ди сәнгать белгече Розалина Шаһиева.

Фонд эшчәнлеген яктырткан альбом
Фонд эшчәнлеген яктырткан альбом
"Әгәр бина бирелсә һәм фонд үзе туплаган әсәрләрне, яңадан тудырган милли кием-салым, бизәнү, өй бизәү әйберләрен бөтен матурлыгы белән шушы галереяда дөньяга чыгарса, миллилекнең көнкүрешкә тагын ныграк кереп китүенә зур этәргеч бирер иде", ди фонд белән якын хезмәттәшлектә булганнар.

Шаһиева "Туран" фонды эшчәнлеген феноменаль күренеш буларак бәяли. "Борынгы һәм хәзерге сәнгать тупланмалары булдыру, төбәкне өйрәнү, кул эшләрен, осталар тудырган эшләрне җанландыруда остаханә булдыру – болар барысы бергә үзгә бер музей шикелле күз алдына килеп баса. Бу фонд 20 ел эчендә кием-салым, зәркән, чигү булсын милли сәнгатьне яңарту эшенә күп өлеш кертте", ди Шаһиева.

"Туран" фондының 20 еллыгы уңаеннан татар, инглиз һәм рус телләрендә "Татдеко" исемле төсле альбом дөнья күрде. Монда фондның 20 еллык тарихы да, шушы вакыт эчендә җитештерелгән эшләнмәләр дә, элекке заманнардагы татар бизәкләренең, кием-салымнарының, өй бизәү әйберләренең фотолары да урнаштырылган. Әлеге китапта "Туран" фонды эшчәнлеге сәнгать белгечләре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова һәм Розалина Шаһиева мәкаләләре аша бәян ителә.

“Туран” фонды бүген берничә юнәлештә эшли. Аның берсе – татар рәссамнарының рәсемнәрен туплый. Хәзер фондта Бакый Урманче, Илдар Зарипов, Әхсән Фәтхетдинов, Зиннур Миннәхмәтов, Рөстәм Шәмсүтов, "Чыңгызхан" төркеме эшләре, татар авангарды үрнәкләре дә бар.

Ямаширмә осталары
Ямаширмә осталары
1998 елда "Туран" фонды Арчадагы күн эшләнмәләр җитештерүче ширкәтнең Ямаширмә авылында бер бүлеген ача. Монда күн эшләнмәләр, татар киемнәре югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерелә башлый. Каюлы күн, укалы һәм тамбурлы чигүләр яңача яңгыраш таба. Хәзер биредә 12 оста эшли һәм тагын үз өйләрендә эшләүчеләр дә бар. "Тауарны күбрәк җитештерергә кирәк булса, өйләрендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итәбез", диде әлеге фондны булдыру өчен зур хезмәт куйган, оешканнан бирле бүгенгә кадәр аңа җитәкчелек иткән Суфия Хәйбрахманова.

"Туран" фонды милли татар киемнәре һәм йорт бизәү әйберләреннән торган махсус коллекция дә булдыра. Әлеге коллекция бары тик музейларда гына сакланып калган үрнәкләргә нигезләнеп эшләнә. Араларында хәзерге заман модасына яраклаштырылганнары да бар. Бүген аларны теләгән кеше үзенә тектерә ала.

“Туран” чит илләрдә Татарстан оештырган чараларда катнаша. 2001 елның 6-7 июнь көннәрендә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан ЮНЕСКОның баш фатирында Парижда Татарстан көннәре үткәрелә, күргәзмә һәм концерт оештырыла. Әлеге чарага "Туран" фонды да үз эшләнмәләрен алып бара. Фонд Канн шәһәрендә Русия мәдәнияте көннәрендә дә катнаша.

"Татар көнкүрешендәге бөтен матурлыкны: чигүле күннәрне, зәркән сәнгатен, кием-салымнарны чит илләрдә тагын да киңрәк күрсәтү теләге бар. Хәзер Универсиадага әзерләнәбез. Бу спорт уенары вакытында махсус күргәзмә оештырырга уйлыйбыз", ди Хәйбрахманова.

Суфия Хәйбуллина
Суфия Хәйбуллина
Суфия ханым сүзләренчә, узган гасырның 90нчы еллары башында, татар милләтенең рухлану кичерүе, милләтнең якты киләчәгенә зур өметләр туу әлеге фонды оештырырга этәргеч бирә. 1992 елда "Туран" фонды оеша башлый.

"Мин ул вакытта улымны татар гимназиясенә бирдем. Татар зыялылары, сәнгать эшлеклеләре үз балаларын канатлана-канатлана татар гимназияләренә укырга бирә торган вакыт иде ул. Ул вакытта 3-нче гимназиядә инглиз теле укыта идем, әлеге татар зыялылары белән танышкач, күңелемдә татар сәнгатенә, татар мәдәниятенә өлеш кертергә кирәк дигән хис туды.

Мин башта рәссамнар белән эшләдем. Рәссамнар белән беренче зур сәфәребез Истанбулга булды. Анда мин ИСЕСКО (ISESCO - Islamic Educational, Scientific and Cultural Organization) мәгариф, фән, мәдәният белән шөгыльләнүче ислам оешмасы җитәкчелеге белән таныштым. Аларның програмнары белән эшли башладык.

"Туран" фонды эшләгән сөлгеләр
"Туран" фонды эшләгән сөлгеләр
1994 елда Пакстанда дөнья мөселман сәнгатенең конференциясе һәм күргәзмәсе үтте. Бу сәфәргә без алтын белән чигүчеләр, чигүле каюлы күн эшләүчеләр, зәркән сәнгате белән шөгыльләнүче бер төркем осталар белән бардык. Шунда төрле мәмләкәтләрдәге осталарның эшләре безне шаклар катырды. Без башка җирләрдә халык традицияләренә нигезләнеп эшләнгән әйберләрне күреп сокландык, бу һөнәрчелекнең бүген дә саклануына гаҗәпләндек. Бу күргәзмәгә без Илгиз Фазылҗанов ясаган Коръән тышлыгын алып барган идек. Ул анда иң зур бүләккә ия булды.

Әлеге сәфәрләрдән соң миндә "нигә без татарларның милли әйберләрен башкалар шикелле ясый алмыйбыз соң?" дигән сорау туды. Әлеге эшкә ныклап керешергә булдым", дип искә ала Хәйбрахманова эш башлаган чорларны.

Ханымнарның кечкенә сумкалары
Ханымнарның кечкенә сумкалары
Хәзер бәйрәмнәрдә татар милли киемнәрен киючеләрне бармак белән генә санарлык. Булса әле... Халыкта милли бизәкләр, киемнәр сәхнәдә генә күренергә тиеш дигән фикер яшәп килә. Мондый фикерне үзгәртеп буламы? Милли бизәкләрне, милли киемдәге кайбер элементларны көндәлек киемгә дә кертеп буламы дигән сорау да туа.

Хәйбрахманова сүзләренчә, соңгы вакытта читек тектерүчеләр күбәйгән. "Кызганыч, бөтен кеше дә алырдай бәядә түгел шул ул, бөтен технологияләрне саклап тегү кыйммәт була. Замана киеменә яраклаштырып, артык кыйммәткә чыкмаган әйберләр эшләү теләге дә бар безнең. Мисал өчен, каюлы күннән ир һәм хатын-кыз курткалары, сарафан, шарфлар эшләп карадык инде", ди Суфия ханым. “Туран”чылар хәзер Сөембикә һәм бер яугирнең киемнәрен булдыру өстендә эшли.

Розалина Шаһиева
Розалина Шаһиева
Розалина ханым фикеренчә, милли бизәкләр һәм киемнәр көндәлек тормышта да булсын өчен пропаганда җитешми. "Иң беренче чиратта милли үзаңны үстерү өстендә эшләү, безнең халыкның элекке заманнардан ук югары сәнгать технологияләренә ия булуын да искәртеп тору кирәк. Аларны пропагандалау зур файда китерер дип уйлыйм мин. "Туран" кебек, үзеннән-үзе үсеп чыгып, тәгәри-тәгәри, сугыша-сугыша, кайвакытта оча-оча эшләгәннәрне күтәрә белү дә кирәк", ди Шаһиева

"Туран" фонды үзенең 20 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Әлегә вакыты тәгаенләнмәгән.
XS
SM
MD
LG