Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Хәлим күпләп китапларын тарата


Язучы Айдар Хәлим һәм китапханәче Фәрсия Шәйхуллина
Язучы Айдар Хәлим һәм китапханәче Фәрсия Шәйхуллина

Чаллыда яшәүче язучы Айдар Хәлим Татарстан һәм Башкортстан китапханәләренә дистәләрчә еллар буе туплаган әдәби мирасын тапшыра башлады. Исән-имин яшәп яткан иҗат кешесенең мондый гамәле Чаллы төбәгендә үзенчәлекле вакыйга булып тора.

Язучы Айдар Хәлим ярты гасырдан артык әдәби мирас туплаган шәхес. Аның шәхси китапханәсендә танылган татар, башкорт әдипләренең күпсанлы китаплары белән бергә үзе иҗат иткән әсәрләр дә байтак. Хәзер ул аларны йөзәрләп, меңәрләп Татарстан һәм Башкортстандагы китапханәләргә тарата. Икенче төрле әйткәндә, бүләк итә.

19 март көнендә ул Чаллының Гали Акыш исемендәге мәктәбенә зур-зур өч тартма белән йөзләгән китабын тапшырды. Аның шәхси китапханәсендә китаплар тагын да бар һәм ул аларны күпләп бүләк итү эшен дәвам итәчәк икән. Гали Акыш исемендәге мәктәптә без язучы белән бу хакта әңгәмә кордык.

“Һәр буын үзенең тапканын киләсе буынга тапшырырга тиеш. Китап - тапшырыла торган байлык. Һәрхәлдә, кеше бу байлыкны җыя, туплый, һәм кешенең килә, китә торган көннәре дә була. Мин дә киләчәгем, бу әдәби байлыкны каядыр урнаштыру турында уйланган көннәрем булды.

Мәктәп китапханәсе
Мәктәп китапханәсе
Соңгы вакытта аеруча татар җәмәгатьчелегендә китапның киләчәге юк кебегрәк фикерләр очрый. Интернетның ташкын рәвешендә бәреп керүе бәлки китапка карашны салкынайткандыр. Ләкин бу вакытлыдыр, китап беркайчан да бетмәячәк. Аны уку формалары үзгәрер, китапны сагыну гомерлек сагыш булачак. Менә мин дә китапларны тарата башладым. Үземдәге меңләп китапны туган районым Миякә үзәк китапханәсенә тапшырдым. Анда аларны укучыларга бирәләр. Миндә исем язып, култамга салынган 700-800 китап бар иде. Арада Давыт Күгелтинов, Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш, Хәлим Гыйлаҗев, Муса Гали,Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башкаларның да миңа бүләк иткән китаплары бар. Шуларның 300ләбен Чаллының үзәк музеенна, 200ләбен Чаллының 14нче бистәсендә күптән түгел ачылган татар китапханәсенә бирдем. Әлеге китапханәгә имзасыз китапларны да күп итеп тапшырдым.

Гали Акыш исемендәге мәктәп бинасы
Гали Акыш исемендәге мәктәп бинасы
Китап таратуны әле дә дәвам итәм. Китап - ул безнең киләчәккә булачак сәламебез. Китапның кадере бетмәячәк. Шуңа максатым - әдәби мирасны үземнән соң киләчәк буынга тапшырып калдыру. Мәсәлән, Гали Акыш исемендәге мәктәпкә тапшырган китаплар арасында татар, башкорт, урыс телләрендә язылганнары да бар. Башкорт әдәбияты классигы Зәйнәп Биишева әсәрләре дә биредә урын алды. Безгә бит башкорт туганнар да килә”, диде Айдар Хәлим.

Гали Акыш исемендәге мәктәп китапханәсе мөдире Фәрсия Шәйхуллина Айдар Хәлим тапшырган китапларны куанып кабул иткән. “Бу китаплар һәркем укырлык булачак. Бездә район-авыллардан килеп укучылар күп. Шуңа аларның аеруча шатлануларын әйтә алам”, ди Фәрсия ханым.
XS
SM
MD
LG