Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динара Хәйруллина: "Татар әдәбиятына глобальләшү кирәк"


Динара Хәйруллина
Динара Хәйруллина

Англиядә яшәп, иҗат итүче татар кызы Динара Хәйруллина 19 мартта Казанда татар яшьләренә "Ак баскыч" дигән беренче китабын тәкъдим итте.

Динара иҗат белән инде бала чактан шөгыльләнгән. Баштарак ул шигырьләр дә язгалаган, аннары кыска-кыска повестьләргә күчкән. Тумышы белән Динара Баку шәһәреннән. Бирегә аның әтисе Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, эше буенча күченеп килә, әнисе Пенза өлкәсеннән килеп, урнаша. Динара башта Бакуда, аннары махсус програм буенча Америкада укый.

Магистратураны ул Англиядә тәмамлый. Һөнәре буенча Динара – хокукчы. Эше сәбәпле ул Англиядә, күп кенә вакытын хәзер Бакуда да уздыра. Күптән түгел Динара аспирантурага керергә дип Казанга килде. 19 мартта “Идел” яшьләр үзәгендә аның иҗатына,“Ак баскыч” китабына багышланган чара үтте. Китап 2012 елда Бакуда басылган. Аны Динара узган ел V Дөнья татар яшьләре форумына да алып килгән.

Әсәр татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк

Рус телендә язылган “Ак баскыч” китабын Динара 2008 елда ук яза башлаган. 2010 елда тәмамлаганнан соң ул аны Мәскәү, Баку шәһәрләрендә төрле мөхәррирләргә күрсәткән. Алар киңәшләр биргәннәр, төзәтмәләр керткәннәр. Әсәр нәтиҗәдә роман дип билгеләнә. Әмма Динара “әсәрнең күләмен исәпкә алып, роман дию белән килешеп бетмим”, ди.

Әсәр нигезендә татар милләте, аның бүгенге халәте өчен борчылу хисе ята. Вакыйгалар Татарстан белән бәйле. Каһарманнары күбесенчә уйлап табылган, шулай да аларның берсендә Сөембикә прототибы бар. Романын Динара тәнкыйть буларак язган. “Минем фикеремчә, без үз тамырларыбызны оныта барабыз. Бүген милләтче сүзен бераз тискәре мәгънәдә аңлыйлар, әмма мин үземне милләтче дип саныйм. Милләтченең төп бурычы үз телен, тарихи мирасын белү, халкы турында кайгырып яшәү ”, дип сөйләде Динара. “Татарстанда ни өчен милли үзаң булмавын мин аңлап бетермим”, ди ул.

Динара Хәйруллина очрашуга килгән кунаклар белән
Динара Хәйруллина очрашуга килгән кунаклар белән
Чара буена Динара бары тик татар телендә сөйләде. Татарстаннан ерак җирләрдә торсалар да, аларның гаиләсендә ул дәүләт теле булган. “Әти өйдә башка телдә сөйләшергә беркайчан рөхсәт итмәде”, ди ул. Романын Динара рус телендә язса да, озакламый ул татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк. “Әлеге китабым урыс телендә язылды, әмма мин татар әдәбияты, татар телендә булырга тиеш, дип саныйм. Рус телендә татар әдәбиятының киләчәген күрмим”, ди Динара.

Бүгенге татар әдәбиятына килгәндә ул: “Татар әдәбиятына глобальләшү процессы кирәк. Күбесенчә бер үк темаларга языла”, ди ул. Әдәбиятыбызны дөньяга таныту өчен аны төрле телләргә тәрҗемә итәргә, әмма “беренчедән, Татарстанны танытырга кирәк”, ди Динара. Аның әлеге китабы 14 апрельдә Баку шәһәрендә дә тәкъдим ителәчәк. Әлеге әсәрне www.tatclub.net сайтында табарга була.

Татар әдәбиятының рус телендә киләчәге булырмы?

Чарага татар иҗатчыларының яшь буын вәкилләре дә килгән иде. Булат Ибраһим татар әдәбиятының рус телендә язылу мәсьәләсенә: “Мин уңай карыйм. Үз вакытында Рөстәм Кутуй, Равил Бохараевлар рус телендә язып, русларга татар әдәбиятын танытты. Татар әдәбияты рус телендә дә булырга тиеш. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге татар әдәбиятында, күбесенчә, тапталган темалар, гомумән, татар язучыларында дөньяви әдәбият турында гыйлемнәре бик аз”, дип сөйләде Азатлыкка Булат.

Фәнил Гыйләҗев исә татар әдәбияты фәкать татар телендә булырга тиеш, дип саный. Тәрҗемә мәсьәләсендә ул “Әсәр язылган телендә генә тиешле куәтенә ия. Тәрҗемә иткәч, барыбер, аның тәме, үзенчәлеге югала”, ди Фәнил.
XS
SM
MD
LG