Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

Рөстәм Миңнеханов хаҗи булды


Рөстәм Миңнеханов Әл-Хәрәм мәчетендә. Сулда Марат Гатин

Рөстәм Миңнеханов Әл-Хәрәм мәчетендә. Сулда Марат Гатин

Узган атна Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында булды. Бу сәфәрдә аны озатып йөргән Казан кирмәне музей-тыюлыгы хезмәткәре Марат Гатин Азатлыкка сәфәрнең ничек узганы турында сөйләде.

16-17 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына барды. Ул үзе белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, республика инвестицион үсеш агенстлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банкы" идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, Татарстан президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдиновтан торган делегацияне ияртте. Бирегә ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу чакыруы белән барды. Җиддә шәһәрендә ел саен узучы икътисад форумында да катнашты.

Ләкин бу эшләргә кадәр Татарстан җитәкчелеге мөселманнар өчен изге Мәккәгә барып, Кече Хаҗ – гомрә кылды, Әл-Хәрәм мәчетендә булды. Бу изге сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов делегациясен бүгенге көндә Казан кирмәне музей-тыюлыгы хезмәткәре Марат Гатин озатып йөрде. Сәфәр ничек узганы хакында аңардан сораштык.

– Безнең өчен Рөстәм Миңнехановның Мәккәгә баруы көтелмәгән шатлыклы вакыйга булса да, ул, билгеле, алдан ук әзерләнгән булган...

– Әлбәттә, алдан әзерләнде. Татарстан тышкы эшләр департаментының эш планында ул бар иде, юктан, тиз генә барлыкка килгән уй, эш түгел. Рөстәм Миңнехановның изге җирләргә беренче баруы. Җиддәдә узган икътисад форумына кадәр ул эш сәфәрен Мәккәгә барудан башлады.

Әкмәлетдин Ихсаноглуга да, Җиддәдәге илебезнең генераль консуллыгына, ИХО каршындагы Русия вәкиллегенә рәхмәт, Рөстәм Миңнехановны каршы алуны югары дәрәҗәдә оештырдылар.

– Хаҗ әзерлек таләп итә. Зур җитәкчеләрне дини йолаларга өйрәтү озак, авыр булдымы? Җитәкчеләрнең кайсысында әзерлек ныграк икән? Фотоларны караганда кызык булып тоелды, мәсәлән, Илсур Метшинның икрамы яхшы бәйләнгән, ә Рөстәм Миңнехановның ул гел сүтелеп, ул аңардан бераз изаланаган кебек тоелды. Метшин бу эштә әллә тәҗрибәлерәкме?

Татарстан вәкилләре Әл-Хәрәм мәчетендә

Татарстан вәкилләре Әл-Хәрәм мәчетендә

– Метшин да беренче тапкыр булды. Бу гади экскурсия түгеллеген алар яхшы аңлый. Кирәкле материаллар алдан бирелеп, аңлатылды, өйрәтелде. Гомрәнең мәгънәсе, аның ни өчен кирәк булуы, аның тәртипләрен барысын да белеп килделәр. Очкычта ук алар ният кылды, килгәч тә, госел коенып икрам киделәр.

Мәчетне сәламләү намазын укыдык, Кәгъбәтулла белән исәнләштек, аннары тәваф кылу йоласын уздык. Безне сакчылар уратып алганга, кешеләр дә күп булганга ташка тотына алмасбыз дип борчылган идем, ләкин барысы да җайга туры килеп торды, җитәкчеләребез Кәгъбатуллага тотына да, кемдер аны үбә дә алды. Барысына да ул бәхет тәтеде.

Мәкам Ибраһим артында тагын ике рәкагатъ намаз кылдык, аннары зәмзәм суын эчтек, дога кылдык, аннары Сафа белән Мәрва арасында йөгерү булды. Бөтен йолаларны үткәннән соң чәч алдыру булды. Икрам халәтеннән чыгу чәч кисү белән бәйле. Төнен Мәккәдә уздырдык.

Гыйбадәт кылганда фотога төшүне исәпкә алмыйсың бит, изге җирләрдә дөнья эшләрен онытырга, Аллаһ турында уйларга, Аңа тәүбә итү мөһим. Андагы атмосферада фотога матур төшим дигәнне уйламысыйң, шуңа күрә чишелеп тә киткән урыннары булгандыр. Чыннан да, алар уйланып йөрде, тизрәк бетсен иде, ник болай озак дип сабырсызлык күренешләре булмады, сизмәдем.
Барысы да тәртип белән кылынды. Нинди хисләр биләгәнен аны мин әйтә алмыйм, ләкин кече хаҗдан соң алар канәгатьлек кичереп китте.

– Шулай да безнең җитәкчеләрдә бераз булса да дини әзерлек бармы?

– Динне аңлау, кызыксыну бар. Нечкәлекләрне белеп бетереп булмый, аның өчен даими махсус белем йортында укырга кирәк. Ләкин Татарстан президенты дингә зур әһәмият бирә, анысы хак.

– Татарстан делегациясен гомрә кылу йоласын башкаруны сезгә тапшырыганнар. Ни өчен сез бардыгыз (Марат Гатин моңа кадәр Татарстан Дини эшләр департаментында эшләде, ләкин узган елны дини даирәдә зур шау-шулар купкач, ул эшеннән азат ителде)? Бу сезнең “реабилитация” итеп кабул итәргә кирәкме? Мәсәлән, Сезнең урынга мөфтилеккә дәгъва итүче Камил Сәмигуллин да бара алыр иде кебек?

– Анысын белмим, ләкин бу очракта минем элеккеге тәҗрибәмне искә алып чакырганнардыр дип уйлыйм. Вакытында Татарстан тышкы эшләр департаментында да хезмәт кылдым. Гомрә йоласыннан тыш мин Татарстан делегациясен каршы алу, очрашуларны оештыру эшеләрендә катнаштым.

– Сез Миңнехановның дин белән кызыксына дип әйттегез, шулай да безнең хөкүмәт дин эшләрен игътибарсыз калдырмый, хәтта кайчак артыгы белән дә тыкшына кебек. Мисал өчен, президент алдан ук мөфти кем, нинди булырга тиешлеген әйтте. Боерык түгел, ләкин теләк формасында фикерен яңгыратты. Бу артык түгелме?

– Дин дәүләттән аерылган булса да, көндәлектә без аерылып яши алмыйбыз, социаль проблемнарны да бергә хәл итәргә туры килә. Мөфти шундыйрак булса, фәлән сыйфатка ия булуын күз аллавын әйтүендә, фикер белдерүдә бернинди дә начарлык күрмим.

– Яшерен-батырын түгел, бездә җитәкчелек ни әйтә, шул була. Камил Сәмигуллин дигән исем яңгырагач, ул булмый калмый. Апрель аенда узачак пленумда мөфтине сайлаячаклар. Фәрит Салман да, Харис Салихҗан да хөкүмәт тәкъдим иткән Камил Сәмигуллинга көчле көндәш түгел, аларны күз буяр, демократия , альтернатива булсын өчен кандидатураларын куйганнары барысына да аңлашыла. Сайлау шул кадәр гына булачак. Ә сез нинди фикердә, мөфти булырга тиешле кеше кем ул?

– Бу намзәтләр арасында кем лаеклырак дип әйтәсем килми, ләкин мөфти беренче чиратта белемле һәм ул идарәче сыйфатына ия булырга тиеш. Булачак мөфтинең төп максаты – өммәтне берләштереп, аны алга алып бару, дөрес юнәлеш күрсәтү, җәмгыятьнең рухи үсешенә өлеш кертү. Мөфти сәясәттән читтә торырга тиеш. Ул рухи укытучы, остаз булырга тиеш, аның артыннан иярергә, аңа охшарга тиешбез. Булачак мөфтигә идарә итү җиңел булмаячак, аңа көчле ярдәмчеләр кирәгәчәк.

* * * *

2006 елда гомрәне Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев тә кылды. Кече Хаҗда шулай ук Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG