Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы өчен акча җыйганнар


“Вконтакте” соцталь челтәрендәге “Мәктәп һәм балалар бакчаларында акча җыю” төркеме активистлары Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирүне тикшерү департаменты башлыгы Равил Хәмитов белән очрашкан.

Укучыларның аналары мәктәптә Бердәм дәүләт имтиханы һәм 9нчы сыйныфтан соң тапшырыла торган Дәхләт йомгаклау аттестациясе өчен акча җыюларын әйткән. Бер тестның бәясе – 250 сум. Әлеге мөрәҗәгать Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка тапшырылган.

Хәзер инде кайбер укучыларга акчалары кире кайтарылган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең сәхифәсендә әлеге акча җыюга бернинди катнашы булмавын әйтте. Барлык имтиханнар да бушка уза.
XS
SM
MD
LG