Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанга сәфәр кыла


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанга килде. Ашгабад һава аланында аны Төркмәнстан хөкүмәт башлыгы рәисе урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Русиянең Төркәнстандагы илчесе Александр Блохин каршы алды.

Сәфәр кысаларында Миңнеханов Төркмәнстан президенты Корбангулы Бирдемөхәммәтов белән очрашачак, шулай ук ул “Нәүрүз тынычлык һәм һуманлык” халыкара конференциясендә катнашачак. Моннан тыш Нәүрүз бәйрәме чараларында булачак.
XS
SM
MD
LG