Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

20 март Казанда үткән җиденче уенда "Ак Барс" җиңеп ярымфиналга чыкты. "Салават Юлаев" Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды.

Гомумән алганда, быелгы сезонда “Ак Барс” гел дерби уеннарга гына эләгеп бара. Плей-оффның беренче уеннарын Түбән Каманың “Нефтехимик” такымы белән уздырырга туры килде. Татарстан көрәшендә “Ак Барс” Чулман буе хоккейчыларына бер шанс та бирмәде. Ә менә уфалылар турында моны әйтеп булмый.

Башкортстан спортының флагманы булып торган “Салават Юлаев” та үзенчә бер дерби уйнады. Урал таулары янында урнашкан Магнитогорски шәһәренең “Металлург” такымы бу серияда көчлерәк булып тоелса да, уфалылар өстенрәк булып чыкты. Бу җиңү өчен генә дә Башкортстан хоккейчыларына “афәрин” диясе кала.

“Тынычрак хайван кирәк”

Казан-Уфа көрәшенең җиденче уены буласы беленгәч, “Татнефть-Арена” боз сарае кассаларында дистәләрчә метрлы чиратлар пәйда булды. Бөтен Татарстаннан килгән җанатарлар “яшел дерби”ның соңгы уенын күрергә ашыкты. Билет алырга теләүчеләр иртәнге 9да ук касса төбенә килеп баскан иде.

Уфа капкасында алка

Уфа капкасында алка

Икенче өлеш тагын да кызыграк башланып китте. Җәрәхәттән соң төзәлеп җиткән Данис Зарипов исәпне тигезли, ләкин “СЮ” тагын алга китеп бара, ләкин “Ак Барс” бирелергә җыенмый да. Икенче өлеш 3:3 исәбе белән тәмамлана, ә инде өченче периодта Алексей Терещенко “Ак Барс”ка җиңү бүләк итә. Чиратта казаннарны Чиләбенең “Трактор” такымы көтә.

Казан-Уфа көрәше барган арада ЛДПР фиркасы лидеры Владимир Жириновский “Ак Барс” исемен “Ак Ат”ка үзгәртергә киңәш итте. Бу фикерне ул Мәскәүдә Универсиада хөрмәтенә ачылган күргәзмәдә әйтте.

Сәясәтче әйтүенчә, символлар сайлаганда тыныч җанварларны кулланырга кирәк.

“Нигә “Ак Барс”? “Ак” калсын. Ә “барс” урынына “ат” булсын, мәсәлән. “Ак Ат” булып чыга. Бөркет, аю – ерткыч җанварлар бит, тынычрак хайваннарны куллану кирәк. Бу минем киләчәккә киңәшем генә. Уйлап карагыз әле”, диде Жириновский.

"Үзебезнең дерби"

Әйтергә кирәк, уфалылар җиңел генә бирелмәделәр. Сезон дәвамында Башкортстан такымы күп мәртәбә проблемнарга юлыкты һәм, гомумән, уңышлы уен белән шатландырмады. Плей-офф башланыр алдыннан “СЮ”ны кабул иткән баш тренер Владимир Юрзинов соклануын яшермәде.

Уен күренеше

Уен күренеше

“Бу бик катлаулы һәм кызыклы серия булды. Бөтен уеннар каршылыклы көрәштә барды. Көндәшебезне чираттагы раундка чыгу белән котлыйсы килә. Соңгы айларда башкарылган эшләр белән горурланам. Без көчебездән килгәнчә көрәштек. Җанатарларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Аларның ярдәме безгә бик мөһим”, диде Юрзинов.

“Ак Барс”ның баш тренеры Валерий Белов исә бүген “Ак Барс” иң яхшы уенны күрсәтте дип саный.

“Беренче чиратта көндәш турында әйтәсе килә. Беренче раундта уйналган җиде уеннан соң да, ул искиткеч яхшы уйнады. Шуңа күрә дә шундый серия, кызыклы җиденче уенны күзәттек. Әлбәттә, моның өчен Уфага рәхмәт әйтергә кирәк.

Бүген теләсә кем җиңә ала иде. Үземнең такымга килгәндә, бүген безнең иң яхшы уен дип әйтәм алам. Бу уенга без сезон дәвамында эзлекле рәвештә килдек. Такым белән горурланам. Без җиңүебездән канәгать һәм бәхетле”, дип әйтте Белов.

Татарстан һәм Башкортстан такымнары көрәшкән арада, башка уеннарга күбрәк игътибар бирелде. Мәскәүдә бу уенны санга сукмыйлар дигән хисләр дә калды. Ләкин аларның барысына Данис Зарипов җавап кайтарды.

“Безгә иң авыр көндәшләрнең берсе эләкте. Аны җиңел генә җиңеп булмас. Ничә уен уйнарга кирәк булса да, безгә үтәргә кирәк. Плей-оффта гына түгел, ә регуляр чемпионатта да үзебезнең дерби – Татарстанныкы һәм Башкортстанныкы. Иң яхшысы җиңәр дип өметләнәм”, диде Зарипов уеннар башланыр алдыннан.

XS
SM
MD
LG