Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны "Истанбул бизәкләре" бизәде


Казанда "Истанбул бизәкләре"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Казанда "Истанбул бизәкләре"

20 мартта Казанда “Истанбул бизәкләре” дип аталган рәсем күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстанның халык рәссамнары – Рәшит Газиев белән Григорий Әйдиновның Төркиянең Истанбул шәһәрендә ясаган рәсемнәре тәкъдим ителде.

Төркия республикасының Казандагы баш консуллыгы бинасында ачылган күргәзмәгә килгән татар зыялыларының берсе, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, мондый чараларның ике ил халкын бер-берсенә тагын да якынайтуына басым ясады.

“Элегерәк, Төркиядәге тормыш белән якыннан танышып, аның белән дус булып яшәрбез дип уйлап та карый алмый идек. Моны хәтта күз алдына да китерә алмый идек. Чөнки урыс дөньясы безнең дуслыкка, халыкларыбызның, гомумән төрки халыкларның берләшүенә һәрвакыт каршы булды. Хәзер исә без бер-беребезне якыннан белә алабыз. Бүген Төркиянең Казандагы баш консуллыгында очрашу – үзе бер зур вакыйга”, диде Камал театры артисты.

Төркиянең Казандагы баш консулы Сабри Тунч Ангылы исә, ике республика арасында булган сәүдә мөнәсәбәтләренең көнннән-көн арта баруын ике ил халыкларының мәдәни элемтәләренең тирән тамырларга ия булуына бәйләп аңлатты.

“Безнең уртак мәдәниятебез, уртак тарихыбыз, уртак телебез бар. Һәм ике республиканың мәдәният хезмәттәшлеге ныгыган саен, сәүдә мөнәсәбәтләре дә арта бара. Болар икесе бер-берсенә бәйле”, диде ул.

“Истанбул бизәкләре” рәсем күргәзмәсе Төркиянең Казандагы баш консуллыгы бинасында бер ай буена ачык булачак.
XS
SM
MD
LG