Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин төбәкләрне парламент республикасы итәргә тели


Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудринның ватандашлар инициативасы комитеты төбәк башлыкларын сайлауга багышланган хисап әзерләгән. Аның авторлары субъект башлыкларын сайлауда Русия өчен яңа булган модельны тәкъдим итә.

Аерым алганда алар хакимиятне хөкүмәт башлыгына бирүне истә тота. Ә хөкүмәтне парламент сайлавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән коалиция формалаштырачак.

«Субъектларга президент урынына парламент хакимиятен кертү хокукын бирергә кирәк», диелә хисапта.
XS
SM
MD
LG