Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эшмәкәрләре Казанга җыелды


Казанга татар эшмәкәрләре җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00

Казанга татар эшмәкәрләре җыелды

21 март Казанда II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Җыенда Русиянең 30 төбәгеннән һәм Татарстаннан барлыгы 450 делегат катнаша.

Берничә ел элек төзелгән "Бөтенрусия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

Ульяновск өлкәсе татар эшмәкәрләре саны белән беренчеләрдән булып тора. Чагыштырмача хәерче төбәк саналса да, татарлар биредә тик ятмый. Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин әйтүенчә, татар авылларында эшмәкәрләр төрле тармакларда эшли.

“Өлкәдә 67 татар авылы бар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны меңнән артык. Терлекчелек, игенчелек, урманчылык, умартчылык, төзелеш алга киткән. Башка мишәр төбәкләреннән аермалы буларак, бездә казылык җитештермиләр, ләкин соңгы вакытта ат тоту бик популярлашып бара”, диде Сафин.

Иваново өлкәсе татарлары башлыгы Фәрит Ляпин сүзләренчә, тиздән шәһәрдә мөселман бистәсе барлыкка килергә мөмкин. Бу эшкә татар егете алынган икән.
“Бездә авыллар юк, ләкин бер татар эшмәкәренең зур җире бар. Шунда ул мөселманнар бистәсе төзергә хыяллана. Барлык кәгазь эшләре хәл ителгән, хәзер башкарасы гына калды”, ди Ляпин.

Түбән Новгород өлкәсенең Спас районыннан килгән Рамил Салихҗанов әйтүенчә, районда авыл хуҗалыгы алга киткән, ләкин җитештергән продуктларны сату ягы аксый икән.

“Без хәләл дә җитештерәбез, сөт тә савабыз,иген, бәрәңге дә үстерәбез. Продукция начар түгел, ләкин кызганычка каршы, сату авыр бара. Төп максатыбыз – башка төбәктәге эшмәкәрләр белән танышып, хезмәттәшлек итәргә. Безгә татар-мөселманнарга берләшергә кирәк”, диде Түбән Новгород делегаты.

Бүген делегатлар “Казан” агросәнәгать паркы белән танышып, хәләл продукция җитештерүчеләр киңәшмәсендә катнаша. Кичен алар Кәрим Тинчурин исемендәге театрда И. Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен карый.
XS
SM
MD
LG