Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" белән "Челси" уены Мәскәүдә узачак


Европа Лигасының чирекфиналында Казанның “Рубин” футбол такымы Лондонның “Челси” такымы белән 11 апрельдә Мәскәүдә уйнаячак. Уен “Лужники” стадионында узачак.

Чирек финалга чыкканнан соң, “Рубин” “Челси” белән уенны Казанда уздыруны сорап Европа футбол федерацияләре берлегенә мөрәҗәгать иткән иде. Алдагы көнне берлекнең вәкиле Коннор Нолан Казанның үзәк стадионында булып аның торышы белән канәгать калды, ләкин нәтиҗәдә уенны Мәскәүдә уздырырга карар кылынды.

Элегрәк Казанның элекке шәһәр башлыгы Камил Исхаков "Челси" такымы хуҗасы, Русия эшмәкәре Роман Абрамович белән дус булуын һәм "Челси"ны үзенә бик якын күрүен әйтеп җирәбә нәтиҗәсенә сөенүен белдерде һәм: “Хәзер “Челси” үз тарихында да, “Рубин” тарихында да беренче мәртәбә Казанга киләчәк һәм бу футбол бәйрәме булачак!” дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG