Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:10
Әгәр бергә берне кушкач ничә буласын сыраханә кырыенда корыны бушка аударып торган сәрхүш яки дөньяның кайсы курортында ял итмәдем икән дигән газаплы сорауларга җавап эзләгән берәр түрә хатыны белмәсә, аларга дәгъвә юк. Белмиләр икән, белмиләр, алар белмәгәннән дөньяның бер чите дә ишелеп төшми. Әгәр инде бу сорауга математика укытучысы яки бухгалтер җавап таба алмаса, “монда нидер дөрес түгел бит” дигән фикер туа.

Мәсәлән, салым инспекторы саный белергә тиешме? Бер уйлаганда, кирәк кебек – күпме сырттан ничә кабырга чыгасын исәпли белергә тиештер инспектор кеше. Әмма республика салым инспекторының һәр чыгышы саен киресен уйлый башлыйсың.

Яңа ел алдыннан “бер көнлек” ширкәтләргә каршы көрәш иглан ителгәч, республика баш салым инспекторы Марат Сафиуллин чыгышында бер мисал китергән иде. Андый ширкәтләрнең төп үзенчәлеге – бер юридик адреска күпләп теркәлү. “Спартак урамындагы икенче йортта 424 оешма теркәлгән. Һәр оешма 7 квадрат сантиметрда эшли булып чыга”, - дигән иде Марат Сафиуллин хөкүмәт утырышында. Үзенең үткен акылы белән бар халыкны шаккаттырмакчы булгандыр инде. Билгеле, инспекторга бу чыгышны салым инспекциясендәге бүлекләрдә утыручы “офис планктоны” яза. Димәк, “планктон” да, инспектор да бертөрле саныйлар. Инспектор әйткән саннардан чыгып, Спартак урамы икенче йортның мәйданын исәпләп чыгарып карагыз.

424 оешманың һәрберсенә нибары 7 квадрат сантиметр тия икән, димәк, барлык мәйдан 2968 квадрат сантимер булып чыга. Бу – 0,2968 квадрат метр дигән сүз. Күз алдыгызга китерегез – киңлеге бер метр, аркылысы 30 сантиметр булган мәйдан бу. Шундый бүлмә күргәнегез бармы? Салым инспекторы шундый размердагы биналар бар һәм аларда ширкәтләрне теркәү белән шөгыльләнәләр дип саный.

Спартак урамы 2нче йорт ул “Алтын”нан башлап “Сувар”га кадәр булган биналар комплексы. Җәмгысе 4 мең квадрат метрлы мәйданда урнашкан. Сүз конкрет берәр бүлмә хакында бара дисәң дә аптыраш, Марат Сафиуллинның кайда да булса 0,2968 квадрат метрлы берәр бүлмә күргәне бар микән? Мөгаен, ул 29 квадрат метрлы бүлмәне 424 кә бүлгән дә, якынча 0,07 нәтиҗәсе килеп чыккан. 1 метрда 100 сантиметр булгач, 0,068 квадрат метрны безнең салым инспекторы 7 квадрат сантиметрга тигез дип уйлаган, мөгаен. Ялгышмасам, квадрат метр һәм квадрат сантиметрларны өченче класста өйрәтәләр бугай. 7 квадрат сантиметр ул 0,0007 квадрат метрга тигез.

Берәр интервью вакытында ашыгып кына әйтеп ташласа, аптырамас та идең. Ашыгычлык белән буталып та китүең бар. Инспектор хөкүмәт чыгышында әйткәннән соң “7 сантиметр квадрат”та урнашкан оешмалар турында ике-өч җирдә кабатлады, ахыр чиктә, телевидениедән бөтен халыкка тагын бер тапкыр сөйләгәч кенә тынычланды.

Һич кенә дә бер көнлек ширкәтләргә каршы көрәшергә кирәкми димим, мин безнең салым инспекторының ничек санаганын гына әйтеп күрсәтәм. Салым инспекторы санаганда 100 тапкырга ялгыша икән, эшкуарларга “күңелле” инде ул! Иң мөһиме – синең файдага гына ялгышсын, 100 сум салым урынына 1 сум чутласын. Тик менә, каһәр, гадәттә, 1 сум буласы урынга 100 сум сорыйлар бугай шул алар.

Менә тагын бер мисал. Һәр ел азагында халыкны ярсыткан бер санны игълан итәләр. Уртача хезмәт хакын игълан иткән вакытта халык акча янчыгын капшап карап, тагын бер тапкыр: “Аһ, бу ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе!” дип куя.

Рәсми мәгълүматлар буенча республикада уртача хезмәт хакы 2012 елда 22 мең ярым сум тәшкил иткән. Ышана язган гына идем, Марат Сафиуллин күңелгә шөбһә кертте.

Баш салым инспекторы күптән түгел генә Татарстанда табышка салына торган салымнан (НДФЛ) 47 миллиард сум җыелды дип игълан итте. Бу салым хезмәт хакының 13 процентын тәшкил итә. 2,5 миллиард сум салым исәпкә алына, ләкин ияләренә кире кайтарыла яки бөтенләй түләнелми (налоговый вычет). Шушы күрсәткечтән чыгып, Татарстанда уртача хезмәт хакын исәпләп чыгарып була. 13 процент салым 49,5 миллиард сум булгач, республикада халыкка рәсми рәвештә түләнелгән хезмәт хакы һәм табышлар җәмгысе 380 миллиард сум булып чыга. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы саннарына караганда, Татарстанда 2 миллион 200 мең тирәсе хезмәт яшендәге кеше бар, болардан тыш 125 мең тирәсе пенсия яшендәге һәм 18 яше тулмаган яшьләр хезмәт итә. Барлык сумманы эшләүче кешеләр санына һәм 12 айга бүлгәч, Татарстандагы уртача хезмәт хакы 13–14 мең сумнар (минем очракта – 13620 сум) килеп чыга.

Марат Сафиуллин әйтүенчә, конвертлата түләнә торган “соры” хезмәт хакы 20 процент тирәсе. “Соры” хезмәт хакын да чутласак, уртача хезмәт хакы 16 мең сумнан артыгракка әйләнә. Барыбер 23 меңгә тулмый. Бигрәк чалыш килеп чыга арифметика.

Әллә рәсми сайтларда халык санын дөрес күрсәтмиләр, әллә безнең салым инспекторы тагын дөрес санамый. Әллә инде соры хезмәт хакы 20 генә түгел, 40 процентлардан артып китә микән? Әллә инде инспектор ялган саннар сөйлиме? Чын саннар мәгълүм булмагач, инспектор әйткән саннарга нигезләнеп нәтиҗәләр ясарга гына кала.

Хәер, бәлки “дер-дерләр” белән башны авырттырырга да кирәкмидер. Сәбәп бик гади ахырысы. Уртача хезмәт хакы рәсми күрсәткечләргә караганда күпкә кимрәк. Ләкин ничек инде чәчәк аткан республикада хезмәт хакын минималь куллану бюджетыннан – 10300 сумнан (2012 елның дүртенче кварталына) аз гына артыграк икәнен таный алсыннар? Универсиада, фәлән-төгән, халык яхшы хезмәт хакы алып яши. Чәчәк аткан республикада уртача хезмәт хакы минималь куллану бюджетыннан ике тапкырдан да артыграк булырга тиеш.

Ә санауга килгәндә, бездә кайчан кешенең үз профессиясе буенча белгеч булуына игътибар иткәннәре бар? Югарыдагыларга шәхсән тугрылык, астагыларга каты кул – башка сыйфатлар түрәләргә эшләү дәверендә килә дип санала. Килмәсә дә зыян юк. Бик олы бер түрәбез кайчандыр әйткәнчә “китаплар укымасак та кеше булдык”.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG