Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия «Татар кызы - 2013” бәйгесендә Гөлназ Габдуллина җиңде


Удмуртия "Иман" татар яшьләре берлеге “Татар кызы” бәйгесен уздырды. Финалда 15-25 яшьтәге уңган, булган, тыйнак ун татар кызы катнашты.

Удмуртия "Иман" татар яшьләре берлеге икенче тапкыр “Татар кызы” бәйгесен уздырды. Беренче мәртәбә бу бәйрәм былтыр оештырылган иде. Бәйгенең иң беренче максаты – яшьләрне туган телдә аралашуга өндәү, татар халкының тарихын үзләштерү, милли сәнгать белән кызыксындыру. Бәйгедә уңган, булган, тыйнак һәм унбиш яшьтән алып егерме биш яшькәчә ун татар кызы катнашты.

Бәйгенең финалына әзерлек
Бәйгенең финалына әзерлек
Без бәйгегә әзерләнүче кызлар белән конкурска бер көн калгач очраштык. Аларда бер дә көндәшлек хисләре сизелмәде. Бер-берен сәламләп, чыгышларын күзәтеп, кимчелекләренә игътибар итеп, аларны төзәтергә киңәшләрен биреп торды. Алар шулай бер-беренә ярдәм итеп бәйгегә түгел, тамашага әзерләнә кебек тоелды.

Кызларның бәйге алдыннан соңгы репетицияләрен Казаннан “Идел” яшьләр үзәге мөдире вазифасын башкаручы Ләйсән Төхватуллина күзәтеп утырды. Ләйсән шушындый бәйгеләрнең Чиләбе, Әстерханда югары дәрәҗәдә узуын билгеләп, Удмуртия “Иман” татар яшьләренең дә барлык чараларга бик җаваплы карашын ассызыклап үтте.

“Татар кызы – 2013” бәйгесенә тамашачы зал тутырып килгән. Бәйге башланыр алдыннан аны әзерләүчеләр белән аралашып алдык. Удмуртиянең милли сәясәт министырлыгыннан белгеч Айрат Гайнетдинов конкурсны әзерләүдә министырлыкның ярдәме булуын җиткерде. Аның мөһимлегенә тукталып: "Аларны бергә җыярга, киләчәккә күз күрешләрен белергә, шулай ук аларда нәрсәгәдер омтылыш тудырырга”, диде Айрат Гайнетдинов

Бәйгене алып баручылар
Бәйгене алып баручылар
Ниһаять, бәйге башланды. Тамашаны “Татар кызы - 2012” бәйгесендә җиңүче Гүзәлия Нургаянова белән Казаннан җырчы Илнур Кәбиров алып барды. Алар һәр кызга матур итеп характеристика биреп, сәхнә түренә чакырды. Зал һәр чыгыш ясаучыны көчле алкышлар белән каршы алды, яшь кызларга (быел, дөрестән дә, катнашучыларның күбесенә егерме дә тулмаган) теләктәшлек белдерде. Аеруча Можга татарлары үз кызлары – Динара Латыйпова белән Гөлназ Габдуллинаның чыгышларын хуплап, көчле алкышларга күмде.

Бәйгедә ун кыз катнашты. Алар белән якынрак танышыйк. Динара Латыйповага 17 яшь. Можгада туып үскән. Быел Можгада “Татар кызы” конкурсында катнашып беренче урын алган. Динара бәйгегә бик үзенчәлекле бию әзерләп килгән.

Зарина Шакировага 21 яшь. Ижау техник университетында юриспруденция, авыл хуҗалыгы академиясендә икътисадчы белгечлеген үзләштерә. Музыка, җыр-бию, әдәби һәм фәнни китаплар уку белән кызыксына. Музыка мәктәбендә вокал, гитара һәм фортепиано бүлекләрен тәмамлаган. Биергә ярата. Спорт белән шөгыльләнә.

Айгөл Нәҗмиева
Айгөл Нәҗмиева
Айгөл Нәҗмиевага 19 яшь. Кешеләргә яхшылык эшләргә, шәфкатьле булырга, үзен татар дип хис итүче һәрбер кеше өчен дә туган телендә аралаша белергә, өлкәннәрне олыларга, гореф-гадәтләребезне ихтирам итәргә тиеш дигән фикердә Айгөл Наҗмиева. Айгөл Ижау техник университетында экспертиза һәм күчемсез милек белән идарә итү һөнәрен үзләштерә. Максаты – югары уку йортын тәмамлап, күңеленә ошаган эш урыны табу, үз парын очратып, үрнәк гаилә кору, балалар үстерү. Айгөл гарәп биюен башкарды.

Алинә Хуҗина
Алинә Хуҗина
Алинә Хуҗинага 16 яшь. Ижау шәһәренең 12-нче мәктәбендә татар сыйныфында укыды. Бүген ул юрист һөнәрен үзләштерә. Алинә шәрык биюләре белән мавыга. Аның фикеренчә, бию хәрәкәтләргә ирек, матурлык өсти, кыюлыкка өйрәтә торган үзенчәлекле сәнгать төре. Моннан тыш, Алинә тимераякта шуарга, әдәби китаплар укырга, татар концертларына йөрергә ярата. Ул үзенең татар кызы булуы белән горурлана. “Татар кызлары уңган хуҗабикә, аш-су осталары, балаларына милли тәрбия бирүче яхшы ана һәм кунакчыл булырга тиеш”, дигән фикердә.

Рузанна Адылова
Рузанна Адылова
Рузанна Адыловага 20 яшь. Удмурт дәүләт университетында икътисад бүлегендә укый. Кечкенәдән биергә ярата. Үзенең бию мәктәбен ачарга хыяллана. Рузанна Удмурт университетының һип-һоп җыелма командасында һәм “Сәйлән” бию төркемендә шөгыльләнә. Рузанна фикеренчә, чын татар кызы үз ана телен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Ислам динен үз итәргә, ә моның өчен, беренче чиратта, динне яхшы белергә бурычлы. Татар мохитендә яшәү өчен татар егете белән гаилә корырга кирәк дигән фикердә Рузанна. Рузанна үз чыгышында өч төрле бию белән гаҗәпләндерде. Беренчесе – Шүрәле балетыннан бер өзек булса, икенче өлешендә татар биюе, һәм өченчесе заманча бию булды.

Айгөл Исмәгыйлевага 16 яшь. Әгерҗе төбәгенән. Бүген ул Ижауда сәүдә техникумында укый. Киләчәктә югары белем алырга нияте. Үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, милли ашларын белергә тиеш дигән фикердә. Айгөл шигырьләр яза. Татар кызына хас сыйфатларны да ул шигъри юлларында тасфирлады. Айгөл аэробика, бию белән шөгыльләнә, кул эшләре белән мавыга. Айгөл бик матур эссе әзерләгән, һәм чыгышын татар биюе белән дәвам итте.

Гүзәл Аглуллина
Гүзәл Аглуллина
Гүзәл Аглуллинага 24 яшь. Кама институтында соңгы курста укый. Дизайнер һөнәре буенча диплом якларга әзерләнә. Гарәп телен өйрәнә. Ике кыз үстерә. Беренче тапкыр сәхнәдән җыр башкарды.

Румия Сабирҗановага 25 яшь. Һөнәре буенча инженер, «СпецГазАвтоТранс» оешмасында эшли. Игезәк кызлар үстерә. Румия биергә ярата, төрле бәйрәмнәр, кичәләр оештыруда һәрвакыт актив катнаша. Туган көннәр, юбилейлар уздыру белән шөгыльләнә. Җаваплы, төгәл, ачык күңелле, аралашучан. Саф татарча сөйләшә.

Гүзәлия Кашаповага 16 яшь. Ижау политехника көллиятендә архивчы һөнәрен үзләштерә. Яраткан шөгыльләре – музыка, әдәбият, сәнгать, спорт... Музыка мәктәбен дә тәмамлаган. Чиләк-көянтәләр белән бию әзерләгән.

Гөлназ Габдуллина
Гөлназ Габдуллина
Гөлназ Габдуллинага 15 яшь. Бәйгедә катнашучыларның иң яше Гөлназ. Можгада туып үскән. Ул сигезенче гимназиянең тугызынчы сыйныфында укый. Биергә ярата. Баянда уйный. Киләчәктә Казанда югары белем алырга хыяллана. Гөлназ да бик үзенчәлекле бию башкарып, тамашачыны да, жюри әгъзаларын да шаккатырды.

Кызлар модалар күрсәтте. Әлеге бәйгенең иганәчесе – бер төрек ширкәте алып килгән киемнәр сылу кызларда бик оригиналь күренде. Бераз соңрак, ширкәт җитәкчесе (ул жюрида иде) кызларга бик югары бәя бирде.

Һәр катнашучы кыз гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән номерлар әзерләгән. Алар биеде, җыр башкарды, татар кызына хас булган сыйфатларны тасвирлады. Зал һәр чыгыш ясаучыны зур кызыксыну белән күзәтте, алкышларга күмде, төрле плакатлар белән теләктәшлек белдерде.

Әлбәттә, һәр конкурста чибәрләр сәхнә йөрешендә үзләрен күрсәтергә тиеш. Татар кызлары башка шушындый бәйгеләрдән аермалы буларак, тамашачы каршына ярым шәрә киемнәрдән түгел, ә татар кызлары төрле чорларда кигән милли күлмәкләрдән чыкты.

Жюри
Жюри
Жюри әгъзалары да бәйгедә каташучы һәр кызны югары бәяләде. Ә бу аларга җиңел генә бирелмәде. Бәйгегә нәтиҗә ясау мизгеле дә бик озакка сузылды. Кабат-кабат һәр кызның чыгышының үзенчәлекле якларын бәяләп, кимчелекләрен дә искә төшерде. Һәрберсенең башкаларга тиң булмаган сыйфатларын билгеләде.

Жюри әгъзалары каташучыларга бәя биргән минутларда, залда ике әни – Румия Сабирҗанова белән Гүзәл Аглуллинаны тәбрикләп үттеләр. Әйтергә кирәк, сабыйлар үзләре дә әниләренең сәхнәдән чыгышларын бик кызыксынып карады.

Шулай ук үткән елда “Татар кызы – 2012” бәйгесендә катнашкан Айгөл Габдрахимова һәм бәйгенең җиңүчесе Гүзалия Нургаянова башкаруында җырлар тыңладылар.

“Сәйлән” бию төркеме җитәкчесе, кызлар белән ике ай буена бергә булган, аларны бәйгегә әзерләгән Рушанна Саттарова жюри нәтиҗәсен кызлардан да дулкынланып көтүен җиткерде. “Бик тырышып әзерләнделәр, мин аларның барысы өчен дә җан атып тордым”, диде Рушанна.

Ниһаять, сәхнәдә катнашучы кызлар һәм аларга бәя бирүчеләр.
“Тылсымлы кыз” титулын Айгөл Нәҗмиевага бирде. “Зыялы кыз” – Гүзәл Аглуллина, “Әкияти кыз” – Алинә Хуҗина, “Ялкынлы кыз” – Зарина Шакирова.

Динара Латыйпова
Динара Латыйпова
“Назлы кыз” титулы Гүзәл Кашаповага бирелде, “Ягымлы кыз” – Айгөл Исмәгыйлева, “Нәфис кыз” дип Динара Латыйпова танылды. “Актив катнашучы – Румия Сабирҗанова.

Иң “Сәләтле кыз” итеп Рузанна Адылова сайланды. Рузаннага “Тамашачы мәхәббәте” призы да тапшырылды. Бәйгенең җиңүчесе – 15 яшьлек Гөлназ Габдуллина. Ул бары тик бер балл белән генә Рузаннадан өстенлек алды.

Шулай итеп, Удмуртиянең 2013 ел татар кызы бәйгесе итеп иң яшь катнашучы Гөлназ Габдуллина сайланды. Можгалылар шатлык хисләрен яшермәде.
XS
SM
MD
LG