Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Татарстан Дәүләт Шурасы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында милли мәгариф проблемнары белән бергә республиканың яңа мәгариф кануны турында да сүз барды.

Чаллыда Татарстан Дәүләт Шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышын узды. Биредә милли мәгариф юнәлешендә башкарылган эшләр белән бергә республиканың мәгариф турындагы яңа кануны турында да сүз барды.

Киңәшмәне алып барган комитет рәисе Разил Вәлиев утырышның бары тик мәгарифкә генә багышланган булуын да искәртте.

Иңгел Фәттәхов

Иңгел Фәттәхов

Депутатлар, җәмәгатчелек вәкилләре алдында беренче чыгышны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Иңгел Фәттәхов ясады: “2007 елдан башлап халыкны мәктәпләрдә татарча укытуга урын бирелерме, дигән сорау борчый. Биш ел узды. Укытуда татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре элеккечә калды. Моңа федераль югарылыкка мөрәҗәгать итүләр нәтиҗәсендә ирешелде. Татарстанда татар һәм урыс телләре тигез күләмдә укытыла.

Чуаш, мари, удмурт, мордва, яһүд милләтеннән булган балалар да туган телләрен атнага өч-дүрт сәгать өйрәнә. Русиядә яңа мәгариф кануны эшләнде. Ул быелның 1 сентябреннән көченә керә. Аңа да без кайбер тәкъдимнәребезне кертә алдык. Баштагы мәлдә анда милли республикаларда ана телендә укыту мөмкинлеге каралмаган булса, хәзер укыту мөмкинлеге каралган. БДИны туган телдә тапшыру турында күп тапкырлар мөрәҗәгать итсәк тә, анысы уңай хәл ителмәде. Бу мәсьәлә әле дә проблем булып кала һәм Европа мәхкәмәсендә хәл итүне көтә. Без ана телендә укучылар өчен шартлар тудырырга тиеш. Бу юнәлештә эш алып барыла.

1008 мәктәптә укыту татар телендә, 854 мәктәптә өлешчә татар телендә алып барыла. 96 мәктәптә чуаш теле һәм әдәбияты, 34 мәктәптә удмурт, 18 мәктәптә мари, 4 мәктәптә мордва, 1 мәктәптә башкорт, 1 мәктәптә иврит телендә дәресләр бирелә. Кызганыч, ана телендә укытырга теләк белдерүчеләр саны мактанырлык түгел. Татарстанда 43% бала гына ана телендә белем ала. Узган ел бу күрсәткеч 44,4% иде. Кайбер мәктәпләрдә балалар саны аз булуны сәбәп итеп, татар һәм урыс сыйныфларын кушу очраклары күзәтелә. Татар мәктәпләренең бары 30% гына барлык фәннәрне ана телендә укыта. Башка милли республикаларда хәлләр тагын да аянычтыр, ләкин бу күренеш безне борчый”, диде министр Фәттәхов.

Министр чыгышыннан соң Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов шәһәрдәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татарча укытуның торышын тасвирлады.

Фәйрүзә Мостафина

Фәйрүзә Мостафина

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, Чаллы педагогия институты ректоры Фәйрүзә Мостафина да сүз алды. Аның әйтүенчә, әлеге институт татар һәм урыс укучылары арасында татар теленә кагылышлы сорашу-белешү уздырган. Аннан күренгәнчә, сорашуда катнашучыларның татары татар телен, урысы урыс телен яклап җавап биргән. Шулай да яшьләр дәүләт хезмәтендә булучыларның ике телне-татар һәм урыс телләрен белергә тиешлеген хуплаган.

Утырышта “Мәйдан журналы баш мөхәррире Вахит Имамов та туган телдә уку, сөйләшү турындагы борчуларын җиткерде: “Татар мәктәпләре ябыла бара. Безнең алга таба яшәү-яшәмәвебез мәктәпләрдәге балалар саныннан тора. Ә монысы уйландыра. Инде әйтелде, Татарстан ул Русиядә милли үзәк булып тора. 21 республика безгә карап тора. Соңгы 5-6 елда 95 мәктәпсез калган Төмән татарлары да, 51 мәктәпсез калган Башкортстан татарлары да безгә, Казанга карый. Милли мәгарифнең үлеп баруы безгә яхшы таныш. Шушы шартларда да сәләтле, талантлы балаларны үстерү турында уйларга кирәк.

Яшереп торасы юк, татар-төрек мәктәпләрендә бала дүрт тел өйрәнеп чыкты. Монысы “өлкән агай”га ошамады, бу мәктәпләрне яптылар. дүрт-биш тел өйрәтә торган гимназияләрне күпләп ачу зарур. Укытучылар әзерләүче педпгогия институтларын да КФУ йотты. КФУда татар укытучысы әзерләү мөмкинлеге юк икән, милли университет ачу турында уйланырга вакыт, башка чара юк. Мәктәп програмнарында Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар”, “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрләрен укыту заманнары узып барадыр. 20 ел капитализмда яшибез. Мәктәп дәреслеге програмын яңарту зарур”, диде үз чыгышында Вахит Имамов һәм Чаллы татар театрын биналы итү мәсәләсен дә кузгатты.

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

Чыгыш ясаучылар арасында язучы Айдар Хәлим дә бар иде. Һәм аның әйткән сүзләре эмоцияле булуы белән аерылып торды: “Беренче президентыбыз мөстәкыйльлек алып бирүнең икенче көнендә үк матбугатта “Суверенитет Татарстана не имеет националной окраски” дип чыкмаган булса, Татарстанның милли сәясәте булган булса, мондый хәлгә калмас, юк кына мәсьәләне дә “үстерү, үстерү” дип сөйләнмәгән булыр идек. Без аны үстерү түгел, үтерү, диик.

Татарстанда бүген милли мәктәп диярлек бер генә мәктәп тә калмады. Аларны ничек кайтарырга, анысы икенче мәсьәлә. Федерация дигән үзәкнең милләтләрне урыслаштырырга тырышуы беркемгә дә сер түгел. Путин килгәч дәүләт сәясәте “жириновизация”гә әйләнде. Бу табигый хәл. Чөнки биш гасыр бирешмәгән, Русияне Русия иткән, аңа ирек, байлык биргән татар милләте, халкы чукынса да, кырылса да бергәлеккә тугры калды. Инде татарны асып, кисеп тә бетерә алмагач, хәзер урыслаштыру сәясәте аркылы “совет” милләте ясамакчылар. Бу юлдан барып Русия үзенең киләчәген җимерә.

Без бүген монда Русиянең киләчәген кайгыртабыз. Ә бит Русиядә татар милләтен никадәр тиз бетерсәләр, милли мәсьәләләр шулай тиз хәл ителәчәк. Татар бетсә, башка милләтләр үзләре бетәчәк. Татар бетсә, Русия дә бетә. Бүген урыс зыялылары булса, алар татарны яклар иде, алар юк. Татарстанның чын радиосы, телевиденисе, матбугаты юк. Безнең икетеллелектән бары “кибет-магазин” калды. Без башка телләр турында да сөйләшәбез. Ә нигә гарәп теле турында сүз юк? Әйдәгез, гарәп теле буенча Татарстанда яңа програм булдырыйк. 300 миллионлы төрки дөньяда да без алдынгы урында. Нигә моның белән горурланмыйбыз?

Татар телен яратмыйча, татар теле турында сөйләшеп баланың кәефен кырабыз, бозабыз, телгә мәхәббәт уятмыйбыз. Туган телдән башка шәхес әзерләп булмый. Без бит әле Сталин заманында гына туган телдә укыган халык”, дигән фикерләрен җиткерде язучы Айдар Хәлим.

Утырыш азагында шушы комитетның рәисе Разил Вәлиев, Дәүләт Шурасы рәис урынбасары Римма Ратникова сүз алды. Алар Татарстанда мәгариф турындагы канун проектының эшләнеп бетүе, якын араларда аның Дәүләт Шурасында тикшерелеп, кабул ителү ихтималы турында әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG