Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставрополь мәхкәмәсе мәктәптә хиҗаптан йөрүне тыю карарын үз көчендә калдырды


Ставрополь төбәк мәхкәмәсе өлкә башлыгының хиҗапны тыеп, мәктәп формасын кертү турындагы карарны үз көчендә калдырды. Мөселманнар дини иреклеккә хокукларын булуын әйтеп әлеге карарны шикаять иткән иде, хакимияттән юрист мәктәпнең дөньяви уку йорты булуына басым ясады.

Мәскәү адвокаты Морат Мусаев карарны югарырак дәрәҗәгә шикаять итәчәген әйтте, моның өчен мөселманнарның бер ай вакыты бар.
XS
SM
MD
LG