Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:57

Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле-2013” бәйгесе финалында Дүртөйле районында туган, хәзер Стәрлетамакта яшәүче Рима Ямалетдинова җиңде.

21 март – Нәүрүз бәйрәме билгеләнгән көнне Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле-2013” бәйгесе финалы үтте. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән 14 чибәр кыз көч сынашты.

Быелгы конкурс алты елга сузылган тәнәфестән соң оештырылды. Татар гүзәлләренең соңгы бәйгесе 2006 елда уздырылган иде. Шуннан соң, төрле сәбәпләр аркасында, бу бәйгенең төп оештыручысы – “Азатлык” татар яшьләре берлеге эше тукталып калды һәм бу бәйге дә онытылды. “Азатлык” яшьләре берлеге эшеннән аның рәисе Зәлия Ахунованың читләтелүе белән бәйле иде бу хәл. Зәлия ханымның күңелен бу бәйгенең туктатылуы гел борчып торган. Узган ел азагында Башкортстан Татар конгрессының яңа Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлангач, Зәлия Ахунова “Нәүрүз гүзәле” конкурсын тергезү тәкъдимен ясый һәм үзе үк җиң сызганып аны әзерләү эшенә тотына.

Быелгы ярышма өч этапта барды. Башта районнарда сайлап алу өлеше үтте. Җәмгысе 41 чибәр кыз икенче турга үтте. Алар исә 2 март көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында ярымфинал сынауларында матурлыкта һәм зирәклектә көч сынашты. Нәтиҗәдә финал өлешенә 14 кыз сайлап алынган иде.

Соңгы 10 көндә татар кызлары бәйгенең йомгаклау өлешенә бик җитди әзерләнде. Аларга махсус белгечләр, артистлар, вокал һәм хореография дәресләре бирде. Сәхнә теле, сәнгатьле сөйләү серләренә төшенү дә игътибар үзәгендә. Костюмнар, күлмәкләр сайлауда кызларның әти-әниләре ярдәм иткән. Әйткәндәй, алар кызларына рухи ярдәм, теләктәшлек белдерергә дип ерак районнардан да Уфага килеп җиткән.

Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылыннан килгән Лилия ханым Ибәтуллина бу бәйгедә кызы Виленаның катнашуына бик шат. “Кызыбыз җыр-биюгә моңа кадәр дә оста иде. Ә гүзәллек бәйгесендә катнашып тагын да камилләште ул. Татар телен бар нечкәлекләрендә белү өчен дә яхшы мөмкинлек булды бу конкурста катнашу”, ди Лилия ханым.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында узган финал ярышмасы зур тантана төсен ала. Бәйгедә катнашучыларга күренекле милләттәшләрдән торган абруйлы жюри бәя бирә. Бу төркемнең җитәкчесе - танылган җырчы Айдар Галимов. Аның белән бергә бу төркемдә күренекле җырчы Идрис Газиев, шулай ук билгеле рәссамнар, татар милли оешмалары вәкилләре дә бар.

“Русия гүзәле-2012” бәйгесе җиңүчесе Элина Кирәева

“Русия гүзәле-2012” бәйгесе җиңүчесе Элина Кирәева

Мәскәүдән хөрмәтле кунак сыйфатында татар кызы, да чакырылган. Уфадагы бәйгегә әзерлек барышында кызларга файдалы киңәшләре белән дә ярдәм иткән ул.

“Нәүрүз гүзәле” бәйгесе финалында кызлар биш төрле сынау тота. Иң элек алар бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырырга тиеш. Аннан соң игътибар үзәгендә аларның җыр-моңга, биюгә маһирлыгы да тора. Ана телендә матур сөйләүгә, милли гореф-гадәтләрне белүгә дә аерым дикъкать ителә. Кызларның ана телен белү дәрәҗәсе төрлечәрәк. Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә кызларны 10 көн буе саф татар телендә сөйләргә өйрәтүче “Уфа “Нур” татар театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов та сөйләде.

“Мин шуны ачыкладым, кызларның күпчелегенең теле буталып беткән. Бу исә саф татар авылларында да балаларны башкортча укыта башлауга бәйле, - ди Мәхмүт әфәнде. – Кызлар бер сүзне татарча, икенчесен башкортча әйтә. Ә шәһәр кызларының проблемасы башкача. Аларның татар телен белүе бик чамалы һәм акцент белән сөйли алар. Шулай да 10 көн буе тырыша торгач татар телендә шактый шома сөйли башлады кызларыбыз. Киләчәктә туган телебезнең кадерен белсеннәр, телне бутамасыннар иде”.

“Нәүрүз гүзәле-2013” бәйгесе зур тантанага әверелә. Ярышманың җыр-моң белән үрелеп баруына да бәйле бу хәл. Кызларны матур җырлары белән рухландыру өчен талантлы җырчылар килгән. Фәкать ир-егетләр генә илһам бирә бу көнне сәхнәдә. Җырчылар Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин, Илмир Газизуллин, Руслан Зөлкарнәев, Вилдан Мисбахов, Айнур Баянов һәм башкалар чын бәйрәм рухын тудыра бу кичне. Хәтта жюри рәисе Айдар Галимов та түзеп тора алмады, сәхнә түренә менеп, туй күлмәкләрен кигән конкурста катнашучы кызлар янында “Туй күлмәге” җырын башкарды.

Менә, ниһаять, бәйге сынаулары азагына җитә һәм жюри төркеме киңәшләшеп алу бүлмәсенә юнәлә. Бәяләмә әгъзаларына җиңелдән түгелдер, чөнки һәммә кызлар да чибәр, озын буйлылар һәм тапкырлар. Шулай да иң-иңнәр билгеләнә һәм сәхнә түрендә аларның исемнәре бәян ителә. Ундүрт кызның һәммәсе дә төрле номинацияләрдә җиңүче дип таныла һәм аларга төрле оешмаларынң һәм аерым хәйриячеләрнең бүләкләре тапшырыла. Аннан соң беренче өч урынны алучылар исемнәре атала.

Рима Ямалетдинова

Рима Ямалетдинова

Менә иң дулкынландыргыч мизгелләр җитә һәм бу бәйгенең төп җиңүчесе – гран-при иясе исеме яңгырый. Ул - Дүртөйле районында туган, бүгенге көндә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Рима Ямалетдинова. “Нәүрүз гүзәле-2013” исемен алган Рима туташ ул каладагы сәнгать көллиятендә бию серләренә өйрәнә икән. Киләчәктә яшьләрне үзе дә бию сәнгатенә өйрәтәчәк ул. Рима туташка кыйммәтле тун һәм матур итеп чигелгән калфак бүләк ителә.

Жюри әгъзалары “Нәүрүз гүзәле-2013” бәйгесеннән канәгать. Аңа әзерлек һәм оештыру хәстәрлекләрен дә, бәйрәмнең барышын да югары бәяли алар. Жюри әгъзасы, танылган җырчы Идрис Газиев әйтүенчә, бу чараны бәйге дип атыйсы да килми – чын бәйрәм, матурлык тантанасы ул.

“Гүзәллек бәйгесе татар кызларының иң матур сыйфатларын ачуга, аларның милли үзаңын күтәрүгә ярдәм итә, – ди Идрис әфәнде, – Сылу туташлар биредә һәръяклап осталыкларын, сәләтләрен арттыра. Бу исә аларга киләчәк тормышларында да зур ярдәм булачак. Алар әни буласы кешеләр. Биредә милли рухны сеңдергән туташлар әни булгач, балаларын да үзебезчә тәрбияләр, ана телебезне дә өйрәтер дигән ышаныч бар”.

Быелгы бәйге тәмам. Киләчәктә аның тукталып калмавын, озын тәнәфесләргә дучар ителмәвен тели аны оештыручылар. Әле тернәкләнеп килүче “Азатлык” татар яшьләре берлеге дә, Башкортстан Татар конгрессы да, башка татар милли оешмалары да аның тергезелүе өчен үз көчен салачагын әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG